Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең 25 еллыгы билгеләп үтелде

Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең 25 еллыгы уңаеннан пленум утырышы һәм тантаналы мәҗлес узды. Тантаналы юбилей чараларында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Татарстанның бар мөселман дин эшлеклеләре – президиум әгъзалары, район имам-мөхтәсибләре, төбәк казыйлары катнашты.DSC09180.JPG
1992 нче елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оеша. Мөфти бу хакта билгеләп, истәлекле дата турында болай диде: “Монда утыручыларның күбесе шаһитләр генә түгел, әлеге вакыйгаларда үзләре катнашучылар. Иң мөһиме шул: без тулы канлы һәм бар көченә эшли ала торган мөфтият кенә төзеп калмадык, барыннан да бигрәк – аның бердәмлеген һәм мөстәкыйльлеген саклап килдек”.

Аннары Камил хәзрәт Диния нәзарәтенең чирек гасыр дәвамында мәгариф, белем бирү, дәгъвәт, дини кануннарны үтәү буенча бердәмлек, социаль һәм мәгълүмати сәясәт өлкәсендә башкарган эшләре турында сөйләде. Бүген мөфтият эченә 1500-дән артык теркәлгән мәхәллә һәм мәчет керә, ә бу исә Россия Федерациясендәге гомум мәчетләр саныннан дүрттән берен тәшкил итә. Безнең җирле органнар 48 мөхтәсибәт һәм 9 казыят белән билгеләнгән. Голәмалар шурасы, Казыйлар шурасы һәм Аксакаллар шурасы төзелгән һәм алар уңышлы эшлиләр. Татарстан Диния нәзарәте бүгенге көндә мәхәлләләр саны буенча Россиядә икенче урында тора.

Үзенең чыгышын тәмамлап, мөфти Камил хәзрәт имам-мөхтәсибәтләрне дин өлкәсендәге куйган хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. “Без шактый озын юл үттек, әмма узасы юллар күп әле. Мөселман өммәтенә хезмәт итү өчен мөфтиятнең ныклы нигезе булдырылган. Бердәмлекне саклап, без алдыбызда торган мәсьәләләрне уңышлы хәл итеп барабыз. Үзебезнең хезмәтебезне намуслы башкарып, без Татарстанның чәчәк атуына һәм аның рухи үсешенә үзебездән лаеклы өлешебезне кертәбез”, дип йомгаклады ул.

Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректор Рафикъ Мөхәммәтшин үзенең чыгышынңа Татарстанда дини мәгариф системасы барлыкка килү тарихында тукталды:

- 1990-нчы елларның беренче яртысында республикада күп кенә
 мөселман уку йортлары барлыкка килде. Алар күбесенчә халыкара хәяри оешмалары хисабына тотыла. ЛIMG-20170915-WA0005.jpgәкин без Татарстанда мәдрәсәләр 1980-нче елларның ахырыннан ук ачыла башлаулары турында да әйтә алабыз. Мисал өчен, Татарстандагы иң беренче мәдрәсәне Чистайда Габделхак хәзрәт Саматов 1990 елда ача. Соңрак ул Казанга күчерелә. 1990-нчы елларның ахырына бездә инде 15 мәдрәсә була. Ә 1998 елда узган Бердәмләшү Съездыннан алар нибары 8 генә кала.

Бүген исә Татарстанда 700-ләп мәчет каршындагы курслар, 9 мәдрәсә һәм ислам институты эшли, аларда 220 мөгалллим укыта һәм 4000нән артык шәкерт укый. Сентябрь аенда Болгар ислам академиясе ачылды.

Тантаналар барышында күренекле дин әһелләренә истәлекле бүләкләр, юбилейга багышланган «Мөселман өммәте үсешенә өлеш керткәне өчен» медаль тапшырылды. Беренче бүләк алучылар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров иде. Ул олы бүләк өчен рәхмәт әйтеп дин әһелләрен милләт киләчәген истә тотып бергәләп динебез белән телебез, гореф-гадәтләребезне онытмыйча эшләргә чакырды. Мондый хезмәттәшлекнең мисалы итеп Ислам динен кабул итүнең 1000-еллыгы мәдрәсәнең эшчәнлеген китерде.

Медаль.jpgБүләкләнүчеләр арасында безнең мәдрәсә җитәкчесе, Татарстанда беренче мөфтият эшчәнлегенә күп көч куйган, күп еллар Диния Нәзарәтенең аппарат җитәкчесе булып эшләгән Ильяс хәзрәт Җиһаншин. Ул үзенең чыгышында республикада дини күтәрелеш башында торган, мөстәкыйль мөфтият эшен башлауда, югары дәрәҗәгә күтәрүдә армый-талмый хезмәт иткән һәм инде мәрхүм булган имамнарны искә төшереп китте, 25 ел элек булган выкыйгаларда турыдан-туры катнашучы буларак үзенең хәтирәләре белән уртаклашты.