Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Олы Бакырчыда бөтен авыл корбан ашында катнашты

Олы Бакырчыда бөтен авыл корбан ашында катнашты

Апас районы Олы Бакырчы мәктәбе бинасында бөтен авыл халкы өчен корбан ашы үткәрелде. Әлеге чарада йөздән артык кеше, шул исәптән район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан Голәмалар шурасы әгъзасы, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөгаллиме Равил хәзрәт Бикбаев, мөнәҗәтче Динар Шәймәрданов катнашты.

Әйтергә кирәк бу олуг мәҗелесне төп оештыручыларның берсе безнең мәдрәсәне тәмамлаган Шәүкәт хәзрәт булды. Ул табында үзенең мәдрәсәдәге укыган вакыттагы җылы хәтирәләре белән дә уртаклашты.

Мәҗлестә вәгазьләр сөйләнде, мөнәҗәтләр әйтелде, догалар укылды, сорауларга җавап бирелде. Нияз хәзрәт Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде һәм авыл халкына дини китаплар, 2018 нче елга мөселман календаре бүләк итте.

korban_bakyrchy__37___Kopirovat__.JPG

Апас мөхтәсибәте Татарстанда иң беренчеләрдән булып оешкан мөхтәсибәт буларак билгеле. Бәйрәмгә килгән кунаклар мөхтәсибәт эшчәнлеге белән танышты, районның элекке имам-мөхтәсиб, хәзерге вакытта Каратун мәчетенең шәрәфле имам-хатыйбы Азат хәзрәт Гайнуллинның хәлен белергә керде.