Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәгә, мәхәлләгә уңышлы гамәлләр теләп

IMG-20170909-WA0000.jpgОлуг көнне кардәшләребез таң белән тәкбирләр әйтеп, Корбан гаетенә шатланып бәйрәм намазына килде.
Гает вәгазенә кадәр мәдрәсәбезнең остазы Рәхимулла хәзрәт Яруллин Коръән укыды. Мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин җыелган җәмәгатьне олуг бәйрәм белән котлап, президентыбызның, мөфти хәзрәтнең, хәзерге вакытта хаҗ кылучы мәдрәсә мөгаллимнәре, төрле мәхәлләләрдә имамчылык итүче шәкертләрнең гает сәламнәрен җиткерде, ил-көнгә тынычлык теләде, милләтебезгә, динисламга файда китерерлек гамәлләр кылый, киләчәк гаетләрне дә бергәләп каршы алыйк дип дога кылды.

Сагынып көтеп алган гает вәгазе башланды. Мәдрәсәнең иң яхшы шәкертләренең берсе Рушан хәзрәт орбан гаете белән тәбрик итте. Хәзрәт үзенең вәгазендә Аллаһы Тәгаләнең сынавы, сабырлык, тәрбия һәм динебезнең башка кыйммәтләре хакында сөйләде. Аллаһы Тәгаләнең иң зур сынавы пәйгамбәрләргә, әүлияларга булганын һәм шуларның олысы Ибраһим галәйһиссәламгә туры килүен һәм корбан чалу йоласы безгә Ибраһим белән Исмәгыйльдән килүен хәбәр итте, шушы кыйсса белән таныштырды.

Мәгълүм булганча, Ибраһим пәйгамбәрне Раббысы тугрылык сынавы аша уздыра, ягъни якыннары аша сыный. Картаймыш көнендә Аллаһы Тәгалә аңа бер угыл бирә, ләкин хак төшләр аркылы Аллаһы Ибраһим пәйгамбәргә бәгырь җимешен корбан итәргә кирәклеген белдерә. Раббысының әмерен тәкъвалык күрсәтеп башкарган вакытта Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламнең улы урынына корбан итәргә дип күкләрдән бер тәкә иңдерә. Аллаһы Тәгалә кешене корбан итүне никадәр начар һәм фаҗигале хәл булуын әти кеше йөрәге аша үткәреп күрсәтә.



Вәгазь тәмам булгач тәкъбир әйтеп гает намазы укылды, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен сорап дога кылынды. Аннан соң мәдрәсә әһелләре гаеттә катнашучыларны бәйрәм табынына чакырды. Мәҗелес түрендә мәдрәсәне хөрмәт итеп килгән олы шәхесләр агалы-энеле Индус һәм Энгель Таһировлар, Фәрид Мифтахов, Харис Камалиев, Илсур Сафин һәм башкалар урын алды. Табын артында милләт, ислам дине турында әңгәмәләр корылды. Мәҗелес ахырында мәдрәсәгә, мәхәлләгә алга таба да уңышлы гамәлләр теләп, ихласлы шәкертләре, галим мөгаллимнәре булсын һәм шул рәвешчә дингә хезмәт итәргә Аллаһы Тәгалә насыйп кылса иде дип догалар кылынды.