Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Атаклы язучы һәм әдәбият галиме Ринат ага Мөхәммәдиев мәдрәсәдә булып китте

Атаклы язучы, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат ага Мөхәммәдиев мәдрәсәдә булып китте. Аны мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт каршы алды һәм уку йортыбыз белән таныштырды. Танылган әдип шәкертләр, мөгаллимнәр белән аралашты, аларга тарихыбыз турында үзенең фикерләрен җиткерде. Ул шулай ук мәдрәсә китапханәсе, музее, уку сыыйныфлары белән танышты. Мәдрәсә коллективына җылы сүзләрен олы кунаклар китабына язып калдырды. Шулай ук ул китапханәгә үзенең китапларын бүләк итеп бирде.


a21de00e-9784-4f24-9a2b-d6efe688afe0.jpg

 

Язучы, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев 1948 елның 10 декабрендә Татарстанның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында колхозчы гаиләсендә туа.  Р.Мөхәммәдиев – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1986), Россия Гуманитар фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы (1997), Америка биографик үзәге тарафыннан 1994 елның атаклы кешеләре исемлегенә теркәлә. .Мөхәммәдиев – 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


f8caf63e-0ce1-436b-9d4c-8da6a2b5b3dd.jpg


Ул бүгенге көндә Мәскәүдә Халыкара Язучылар берлегенең рәис урынбасары булып эшли, Мәскәүдә чыга торган «Татарский мир» («Татар дөньясы») дигән иҗтимагый-сәяси газетаның баш мөхәррире вазифаларын башкара. Бу басма шулай ук даим уку йортыбызга да килеп тора һәм аны шәкертләр укып бара. Газета материаллары уку барышында да кулланыла.


950b8161-67ee-4771-8817-42e2570899e3.jpg