Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Ильяс хәзрәт мәгърифәтчелеккә багышланган дискуссион мәйданчыкны алып барды

Бүген «Милли тормыш һәм дин» XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында «Мәгърифәтче, дин әһеле К.Насыйриның 200-еллыгы: Татарларда мәгърифәтчелек традицияләре» дигән темага дискуссион мәйданчык узды.


01b2b92d-ed50-4745-8086-3eceeb7d9f33.jpeg

 

Чараның модераторлары Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова булдылар.


6b1dece3-c129-42fe-ba37-9e288e638eb6.jpeg

 

Мәйданчыкны ачып җибәреп Ильяс хәзрәт катнашучыларга Каюм Насыйриның тууына 120 ел тулуга багышланган фәнни сессия материаллары тупланган җыентыкны күрсәтте. Ул чара 80 ел элек - 1945 елда СССР Фәннәр Академиясе, Казан филиалы, Тел, әдәбият һәм тарих институты тарафыннан үткәрелә. Анда булган чыгышлар, аерым китап булып татар һәм рус телләрендә басылып чыга. Китапны күрсәтеп хәзрәт: - “Димәк иң авыр сугыш, сугыштан соң вакытларда да тарихны, телне, мәгъфәтчелекне онытмаган халкыбыз да, илебез дә, галимнәребез дә бөек мәгърифәтче хезмәтен халыкка җиткерергә тырышкан. Бу безгә, хәзерге буынга, Ватанны сөюдә, ныклыкта үрнәк”, - диеп ассызыклады.


95aac1e1-3959-4dba-8a19-1eedabca0ab2.jpeg

 

Ильяс хәзрәт дискуссион мәйданчыкта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп” - Бөек татар мәгърифәтчеләре Р.Фәхреддин, К.Насыйри, Ш.Мәрҗанинең педагогик мирасын без үземезнең эшемездә файдаланып, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә, тормышка, хезмәткә әзерләүдә югары нәтиҗәләргә ирешә алабыз, - диеп белдерде. Ул шулай ук татарлар яшәгән һәр төбәктә, танылган мәгърифәтчеләр, дин галимнәре хөрмәтенә багышлап, мәгърифәти укулар оештыру кебек матур юнәлешне күтәреп алырга чакырды ләзим.

 

Секциядә филология фәннәре кандидаты, Болгар ислам академиясенең фәнни хезмәткәре Рушания Шәфигуллина (темасы «Каюм Насыйри: Дин һәм фән өлкәсендә иҗтиһад»), Удмуртиянең төньяк районнары имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Касыймов (темасы «Милли кием – адәп көзгесе»), филология фәннәре докторы, профессор, Каюм Насыйри институтының Акмулла университетындагы белем-мәдәни үзәге җитәкчесе Илшат Насыйпов (Темасы «Каюм Насыйри институтының Акмулла университетында белем-мәдәни үзәгенең мәгърифәтчелек эшчәнлеге»), Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Рәсим хәзрәт Куҗәхмәтов, журналист, «Татар-мөселман календаре»н нәшер итүче, китаплар авторы Фәния Хуҗахмәт (темасы «Беренче мәгърифәтче – Каюм Насыйри календарьләре»), Апанай мәдрәсәсе мөдире Әхмәт хәзрәт Сабиров (темасы «Каюм Насыйри мирасы белән таныштыру ысуллары») чыгыш ясадылар.