Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Остазларны искә алу көне узды
Бүген мөселман дин эшлеклеләре, мөгаллимнәр, шәкертләр, татар зыялылары Казанның Яңа татар бистәсе зиратына җыелды – биредә Остазларны искә алу көне үтте. Быелгы чара Ватанны саклаучылар елы кысаларында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап үткәрелде.
Катнашучылар татар дин әһелләрен һәм галимнәрне, шулай ук Бөек Ватан сугышы кырларында тиңсез батырлык күрсәткән солдатларыбыз белән бергә, көнне-төнгә ялгап корыч койган, икмәк үстергән, тормыш учагын сүндермичә, кадерлеләренең җиңү белән кайтуына өметен өзмичә көткән әниләр-апалар, әбиләр-бабайлар, тормыш вә хезмәт йөгенә иртә җигелгән сугыш чоры балаларын да дога белән искә алдылар.
Көн яңгырлы булуга карамастан, остазларның туганнары, хезмәттәшләре һәм имамнар – барлыгы 40тан артык кеше искә алу чарасына җыелды. Чарада катнашучылар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шулай ук төрле иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре: Ульянның Идел Аръягы районы Татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, Ульян өлкәсе Мөфтие урынбасары Рафаэль Нәҗметдинов, Татарстан Республикасы Мөфтиенең мәетләр җирләү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рамил хәзрәт Мингәрәев, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең иганәчеләр шурасы рәисе Вәдүт хаҗи Вафин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе рәисе Фәрит хаҗи Мифтахов, Апанай мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе тәрбиячесе, Казанның “Рөстәм” мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин, Балтач Үзәк мәчете имам-хатыйбы, мөгаллим Рамил хәзрәт Бикбаев, язучы, шагыйрь, журналист, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб хаҗи Лерон, танылган дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков, журналист, “ТНВ” каналында телепроект авторы Альберт Шакиров һәм башкалар бар иде.
җ
Остазларны искә алу көненә килүчеләрне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин каршы алды – дога кылу мәрасиме нәкъ менә аның башлангычы белән ел саен 2нче май көнне 1998нче елдан бирле үткәрелә. Ул вакытта әле мәрхүм остазлар Габделхак хәзрәт Саматов, Исхак хәзрәт Лотфуллин, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкшин, Вәлиулла хәзрәт Якупов та исәннәр иде һәм әйдәп йөрүчеләрдән иделәр. Соңрак Роберт хаҗи Вәлиев ярдәме белән кешеләргә бөек шәхесләрнең каберләрен табу җиңел булсын өчен каберләр янында махсус билгеләр – сары айлар куелды. Аннан соң Яңа Татар бистәсе зираты картасын булдырырга кирәк дигән фикер тормышка ашырылды. Зиратның иске картасын табып, аның заманча варианты эшләнде. Шул еллар дәвамында, инде югалган яки югалып барган, Мөхәммәдсадыйк Галикәев, Шагиәхмәт Имәнколый, Габделкаюм Бадыйгов, Шәйхелимлам Хәмиди, Миргазиз Укмасый кебек данлыклы затларның кабер ташлары яңадан торгызылды. Күренекле дин әһелләребезнең каберлекләренә qr-кодлы табличкалар куела башлады.
Искә алу көнендә катнашучылар тарихта тирән эз калдырган күренекле дин әһелләре һәм галимнәр – Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәтһади Максуди, Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин, Габделхак хәзрәт Саматов, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, шулай ук Казанның соңгы ишаны, Бөек Ватан сугышында катнашкан Гарифулла ишан Гайнуллин кабере янында Коръән укып дога кылды. Соңгы каберлек янында Җәлил хәзрәт дога кылып бетергәннән соң, яңгыр туктап, һава йөзе аяза башлады.
Соңыннан Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә Коръән ашы узды. Мөфти Камиль хәзрәт мәдрәсәдә үзгәрешләр белән танышты. Ильяс хәзрәт һәм Вәдүт хаҗи Татарстан Диния Нәзарәте җитәкчесенә яңа мәдрәсә төзү проектын, эскизларны күрсәттеләр. Камиль хәзрәт һәм Җәлил хәзрәт проект буенча эшлекле тәкъдимнәр бирделәр, бу олы эшкә үзләренең хәер-фатыйхасын биреп, дога кылдылар.
Әйтергә кирәк бүгенге җомга намазының вәгазе дә гыйлем алу вә тарату, остазларга хөрмәт турында булды. Аны мәдрәсәбез шәкерте – мөгаллиме Мөхәммәд хәзрәт Бикбаев сөйләде. Җомга намазыннан соң, Ильяс хәзрәт җыелган мөселманнаргы бүгенге чара турында бәян итте. Ул, гыйбрәт итеп, бөек шагыйребез Шәүкәт абый Галиевнең “Теләк” исемле бик мәгънәле шигыренең соңгы куплетын укып китте:
Казанымда «Татар зираты» бар…
Шом-сагышлар белән керәсең:
«Без китәрбез, сез каласыз» диеп,
Милләт күмелер көн килмәсен…
Исәннәрнең кадерен бел,
Үлгәннәрнең каберен бел!
Мәдрәсә җитәкчесе: – “Исламда, остаз хакы ата-ана хакыннан да бөегерәк йөри, чөнки ата-ана хакын остаз өйрәтә. Безгә, җәмәгать, татар зыялыларына, милләтебезнең, динисламыбыз башлангычында, дәвамында, үсеше башында торган мәшһүр шәхесләрне, остазларыбызны халык хәтерендә яңарту, онытылган исемнәрне кире кайтару мәслихәт. Зур мөнбәрләрдән күпме генә сөйләсәк тә, әгәр без бөек шәхесләребезне халыкка танытуда эшне җанландырып тормыйбыз икән, татар рухы, динебездә ныклык, милләтебезнең, Исламның йөзек кашы булырдай шәхесләребезнең, дин әһелләренең – безнең остазларның нуры тоныкланып калачак. Моны булдырмыйк, аларның исемнәре тагын да яктырак янсын, хезмәтләре безгә тагын да якынрак, кадерлерәк булсын дисәк, җиң сызганып, милләтебез, динИсламыбыз, илебез хакына, бергә эшлик, бердәм булыйк, җәмәгать!” – диеп ассызыклады. Җомгадан соң, хәзерге вакыттагы иң олы остазларның берсе булган, Рәхимулла хәзрәт тарафыннан тутырылган Коръәнгә хәтем кылынды һәм аның савабы мәрхүм остазлар рухына багышланды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Остазларны искә алу көне алдыннан зиратта өмә үткәрелгән иде. Татарстан мөфтияте, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә коллективы зират территориясенең шактый зур өлешен тәртипкә китерде. Алар каберлекләрне чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агачлардан аралады, аллеяларны себереп җыештырды, кабер ташларын чистартты. Якынча исәпләүләр буенча, Яңа бистә зиратында 100гә якын күренекле мөселман дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим җирләнгән.