Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Яңа татар бистәсе зиратында өмә узды
Бүген, зөлкагъдә аеның 1нче көнендә (29нчы апрельдә), Татарстан мөфтияте коллективы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре Казан шәһәренең Яңа татар бистәсе зиратында өмә оештырды.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре һәм имамнары, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләре зират территориясенең шактый зур өлешен тәртипкә китерде. Быелгы чара Ватанны саклаучылар елы кысаларында оештырылды һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Катнашучылар ветераннарның һәм дин әһелләренең каберләрен чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агачлардан аралады, аллеяларны себереп җыештырды, кабер ташларын чистартты.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, өмә уздыру өчен Яңа татар бистәсе зираты юкка гына сайланмады. Беренчедән, биредә 2-нче майда традициягә кергән Остазларны искә алу көне узачак, икенчедән, әлеге зиратта 50дән артык дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим җирләнгән. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан һәм Салихҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Мөхәммәдсадыйк Галикәев, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин һ.б. бар.
Ахырдан биредә җирләнгән дин әһелләренең, күренекле мәгърифәтчеләрнең, остазларның рухларына җәмәгать белән дога кылынды.
Дин әһелләре белән бергә зираттагы өмәдә татар язучылары һәм журналистлары да катнашты. Алар эш тәмамланганнан соң мәдрәсәдә булып киттеләр.