Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәдә шәкертләр Габдулла Тукайны искә алып, аның рухына дога кылдылар

26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, бөтен татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә. Республикада татар, Русия халыкларының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен,  милли йолаларын саклау һәм үзара баету өчен максатчан эш алып барыла. Туган телебез – безне берләштерүче, бер гаилә, бер халык итүче  рухи мирасыбыз!


68a9d405-bf08-4944-ae3b-a4ce0db5e296.jpg


Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән беррәттән, бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора. Мәдрәсә шәкертләре Тукаебызның шигырьләрен өйрәнәләр, аның турындагы хәтирәләр кергән китапларны укыйлар, уку йортыбыз музеенда аңа багышланган экспонатлар бар. Әле күптән түгел генә аңа багышланган шигъри бәйге дә узды.


76963b43-8f8b-4631-be5f-d3739427e590.jpg


DSC_9772_2_0.jpg


Аның туган көнендә дә шәкертләр өйлә намазыннан соң аның рухына Коръән укып дога кылдылар. Беренче курс шәкерте Идрис аның “Васыятем” шигырен укыды. Беренче курс шәкерте Кәрим Роберт Әхмәтҗановның Тукайга багышланган “Мин Тукайны эзлим” шигырен яңгыратты.


4f67c7a2-78f5-42d3-a554-8d512472289b.jpg

 

“Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың…”– дип язган бөек Тукаебыз. Туган телен белгән кеше үз халкыннан да, милли тамырларыннан да аерылмый, туган җирен дә үз итә. Туган тел - Тукай көне   һәрвакытта да Ватаныңны, телеңне, милләтеңне сөю, тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме булсын!