Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Ильяс хәзрәт Җиһаншинның Рамазан гаете белән котлавы

Ай буе ураза тоту, гыйбадәт кылу, Раббыбыз тыйганнардан тыелып тору кебек гамәлләрне зур ихласлык белән үтәп, бүген Гает намазына килгән хөрмәтле мөэмин-мөселман кардәшләрем! Әссәсләмүгәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтух!


829a7d6e-eb7e-4e3f-8de9-327ce3d5cc90.jpg


Сезләргә республика җитәкчеләребез, мәхәлләбез белән тыгыз элемтәдә торган күренекле татар зыялылары һәм җитәкче урыннарда эшләүчеләр, халык депутатлары, хәзрәтләр, хәйриячеләр, төрле төбәкләрдә практика үтүче яисә инде имамчылык итүче шәкертләребез, башка төбәкләрдәге мөселман кардәшләребезнең изге, олуг булган Рамазан бәйрәмебез сәлам-котлауларын җиткерергә рөхсәт итегез. Сезне, шәхсән үземнең һәм мәхәллә шурасы, мәдрәсә җитәкчелеге исеменнән, Гыйд әл-Фитр – Ураза бәйрәме белән чын йөрәктән тәбрик итәм.


d17dde10-3be8-4122-9e88-2cf4e7f387dd.jpg


Рамазан ае – уйлану, күңелләрне сафландыру вә пакъландыру, ихлас гамәл-гыйбадәт ае булып торды безләргә. Әлхәмдүлилләһ шөкер, мәчет-мәдрәсәбез бу изге айда гөрләп торды. Рамазан ае ул Коръән ае. Шуны истә тотып, мәдрәсәбезнең шәкертләре олуг китабыбыз – Коръәнне 29 мәртәбә хәтем кылдылар. Санап карасак шәкертләребез көн саен бер Коръән чыккан дигән килеп чыга. Уку йортыбызда авыз ачу ашлары уздырдык, бергәләп тәравих намазларын укыдык. Ифтар мәҗлесләребез, милләтне җыю вә берләштерү урынына әверелде – анда миләтебез, өммәтебезнең тарихы, хәзерге көне һәм киләчәге турында фикерләрне уртага алып сөйләштек, мөнәҗәтләр әйттек, хәер-догада булдык. Бу Рамазан аенда, белем йортыбыз өчен әһәмиятле вакыйга – Мәдрәсә проектын тормышка ашыра башлап, яңа мәдрәсә бинасы төзелешен проектлауны башлавыбыз турында Вәдүт хаҗи белән киң җәмәгатчелеккә берничә кат бәян иттек. Бу изге эштә сезләр дә ярдәмнәрегездән калдырмассыз ин шәә Аллаһ дип ихластан ышанамын.


d9e12da5-4e9e-49ed-834d-d0de9b72e198.jpg


Рамазан ае – гыйбадәт, изге гамәлләр ае булды, әмма изге эшләрне, гыйбадәтләрне бу ай беткәннән соң да калдырмыйчан гадәткә кертсәк иде җәмәгать, ин шәә Аллаһ. Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә кушкан юлда булырбыз һәм үзебезгә бала-оныкларыбызны, туган-тумачаларны да ияртәрбез дигән изге теләктә калам. Аллаһы безнең кылган догаларыбызны кабул кылып, безгә уңган юллар һәм кая гына булсак та намуслы иманлы кешеләр генә очраттырсын. Тоткан ураза гыйбадәтләребезне, укылган тәравих намазларыбызны, кылган догаларыбызны, биргән фитра, фидия сәдакаларыбызны, зәкәтләребезне Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылса иде, ил-көннәребез тыныч-имин, күгебез аяз, ниятләребез изгедән, табыннарыбыз мулдан булса иде. Адашуда булганнар иманга килеп, ошбу дөньяга акыл күзе белән баксыннар өчен, рәхим-шәфкатьләреңне, ярдәмнәреңне бирсәң иде! Гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә вә җаныбызга сәламәтлек насыйп итеп ике дөнья бәхетенә ирештереп, барчабызга да хәерле һәм бәрәкатле тормышлар насыйп итсә иде. Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә һәрбарчабызга да ирешергә насыйп булсын! Олуг бу бәйрәм һәммәбезгә рухи яңарыш шатлыгы, ил-көнгә тынычлык, исәнлек-саулык, хезмәт дәрте бирсен, динебездә ныклык, милләтебезгә бердәмлеккә рухландырсын! Әмиин!


0a281d16-64a6-4c73-82d4-973d10005ec5.jpg