Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Милли шура рәисе Васил ага Шәйхразиев авыз ачу мәҗлесендә катнашты
Рамазан ае – мөселман календарендә иң изге һәм иң кадерле ай. Ул мөселманнар өчен ураза тоту, физик һәм рухи яктан чистарыну ае, Ләйләт әл-кадр кичәсе булганга һәм бу айда Коръән аятләре иңә башлаган өчен кадерле. Бу ай мөселманнар, милләттәшләребез арасында үзара татулыкны ныгытуга бик зур этәргеч бирә. Моңа авыз ачу – ифтар мәҗлесләре сәбәпче булып тора.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсендә күркәм ифтар ашы узды. Биредә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил ага Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчеләре Индус ага Таһиров, Ринат ага Закиров, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм башка олуг татар зыялылары, дин әһелләре, шәкертләр, мөгаллимнәр катнашты. Мәҗлестә шулай ук зур кунагыбыз - үзбәк шагыйре, публицист Сироҗиддин Раүф катнашты.
Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев беренче булып мәдрәсә эшчәнлеге белән танышты. Уку йортыбыз китапханәсен, музейны карады. Мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, иганәчеләр шурасы рәисе Вәдүт хаҗи Вафин кунакларны мәдрәсәнең эшчәнлеге белән таныштырды, яда уку йорты бинасы проекты белән таныштырдылар. Ильяс хәзрәт олуг кунакны уку йортыбызга булышып торган өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, аны әле генә билгеле булган олы дәүләт бүләге белән чын күңелдән котлады. Әлеге бүләк сезнең уңышларыгызны, Татарстан Республикасы һәм бөтен татар халкы хакына күпьеллык намуслы хезмәтегезне лаеклы бәяләү диеп ассызыклады. Әйтергә кирәк, бу көнне Васил ага күп котлаулар ишетте - Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевны Александр Невский ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Бүләк хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бирелде.
Ахшам намазы алдынннан вәгазне Илфар хәзрәт сөйләде. Ул Рамазан аеның, аеруча Кадер кичәсенең фазыйләтләрен бәян итте. Ул шулай ук Васил агага һәм Ильяс хәзрәткә Кол Шәриф мәчетенең махсус билгеләрен тапшырды.
Авыз ачып, ахшам намазын укыганнан соң кунаклар аш өстәле артында җыелдылар. Табынны Ильяс хәзрәт алып барды. Җыелган кардәшләр алдынна чыгыш ясап Индус ага Таһиров: “Тел, моң безнең канга сеңгән. Безнең бурыч: шушы канны уяту, милли рухыбызны ныгыту”, - дип белдерде. Милли шура рәисе Васил ага мөселманнар алдында чыгыш ясап, татарлар яшәгән төбәкләрдә уздырган ифтарлар турында бәян итте, җыелган җәмәгатьне ифтарларны бердәмлек табынына әйләндерергә, балаларыбызны-оныкларыбызны милли мөхиттә тәрбияләргә чакырды. Ринат ага Милли шура рәисе олы бүләк белән тәбрикләп, аны бергәләп яулаган, Бөтендөнья татар конгрессы эшен зур бәяләгән бүләк диеп белдерде. Мәдрәсә әһелләренә татар теленә, гореф-гадәтләргә игътибарлык өчен рәхмәтен белдерде.
Ильяс хәзрәт бу көнне туган көнен билгеләп үтүче Рамиль әфәнде Тураевны тәбрикләде һәм аңа мәдрәсә бүләкләрен тапшырды. Мәҗлес барышында Ильяс хаҗи Халиков мөнәҗәтләр көйләде, мәдрәсә шәкертләре Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләде.
Ифтар ашы, Коръән укып, ил-көнгә тынычлык, бәрәкәт, муллык, тәннәребезгә исәнлек-саулык теләп дога кылып тәмамланды. Мөселманнар тәравих намазына юнәлделәр.