Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Татарстан башлыгы Ильяс хәзрәткә дәүләт бүләге тапшырды
Рамазан аеның 19 нчы көнендә (19 мартта) Казанда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең чираттагы IX Корылтае узды. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республиканың 1520 имамы, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР Рәисе Аппараты вәкилләре, министрлар, эре оешма җитәкчеләре, район һәм шәһәрләр башлыклары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Корылтайның көн тәртибендәге төп мәсьәләләргә Татарстан Мөфтиен һәм Татарстан Баш казыен сайлау, Нәзарәтнең соңгы 4 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һ.б. керде. Моннан тыш, делегатлар игътибарына Нәзарәтнең Казыйлар шурасы һәм Үзәк ревизия комиссиясе хисабы да тәкъдим ителде.
Корылтай утырышы "Казан Экспо" Халыкара күргәзмәләр үзәгенең И.Шакиров исемендәге концертлар залында узды һәм, Коръән аятьләрен укып дога кылудан башланып китте. Делегатларны һәм кунакларны беренче булып республика Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде, ул хисап чорында Диния нәзарәте эшчәнлеге турында хисап белән чыкты.
Көн тәртибендәге Татарстан Республикасы Мөфтиен сайлау турындагы мәсьәлә буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 2025 елның 15 гыйнваренда узган Пленумы карары белән кандидат булып Камил хәзрәт Сәмигуллин күрсәтелде. Камил хәзрәткә 40 яшь, ул – Коръән-хафиз, ислам фәннәре докторы, 30 га якын иҗазәт иясе, Хәнәфи мәзһәбе галиме, матуриди, татар, иске татар, гарәп һәм төрек телләрен белә, 20 дини китап авторы, тәрҗемәчесе һәм автордашы, Диния нәзрәтенең күпсанлы башлангычларын эшләтеп җибәрүче, өйләнгән, 4 бала атасы.
Татарстан Мөфтиен сайлаганнан соң, Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка сүз бирелде. Ул Корылтай делегатларын тәбрикләде һәм мөселман җәмәгатчелеге алдында торган бурычлар турында сөйләде, аларны бергәләп хәл итәргә чакырды. Аннан соң республика башлыгы танылган дин әһелләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Мәдрәсәбез җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншинга “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырылды. Хәзрәтне олы бүләк белән котлыйбыз. Мәдрәсәбезнең Балтач бүлге җитәкчесе Рамиль хәзрәт Бикбаева республика Рәисенең рәхмәт хаты тапшырылды.
Аннан соң Татарстан Баш казые сайланды. Нәзарәтнең 2025 елның 15 гыйнваренда узган Пленумында тавыш бирү нәтиҗәсендә ТР Баш казыена кандидат итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев расланды.
Корылтай "Казан Экспо" Халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыкларында җәмәгать намазы белән тәмамланды. 1520 имам икенде намазын Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп укыды. Аннан барлык делегатлар 13 нче Республикакүләм ифтарда катнашты.