Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Тәтештә мөселман балалар Сабантуе узды

16 нчы июль көнне Тәтештә беренче тапкыр мөселман балалар Сабан туе узды. Әлеге чарада бик күп кунаклар, хакимият вәкилләре, дәүләт эшлеклеләре катнашты. Хакимият башлыгы Рәмис Сафиуллов килгән кунакларны сәламләде. Кунаклар, дөрестән дә, күп иде. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин балалар иҗаты күргәзмәсе, һөнәрчеләр тырышлыгы белән ясалган эшләнмәләр белән танышты. Шулай ук татар, рус, чуваш һәм мордва халыкларының көнкүрешен яктырта торган күргәзмәләр тәкъдим ителде. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы, Кадет мәктәп-интернаты, Тәтеш дәүләт коткару хезмәте коткару хезмәте курсант-коткаручылары мастер-класслар күрсәтте. Теләге булган һәркем коткаручы роленә кереп карады.

IMG_7733.jpg

Сабантуйны Коръән укып һәм дога кылып Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов ачып җибәрде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Сабантуйда катнашучыларны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сәламләде.

IMG_7769.jpg

Балалар бик теләп һәм зур кызыксыну белән төрле милли уеннарда катнашты.
Милли көрәш буенча җиңүчеләр билгеләнде:
32 килога кадәр:
1 место - Артем Майоров (Тәтеш);
2 место - Радель Камалиев (Тәтеш);
3 место - Азат Шаһиәхмәтов (Апас).
45 килога кадәр:
1 место - Азамат Мөхәммәтшин (Апас);
2 место - Вюсал Кулиев (Тәтеш);
3 место - Әюп Сөләйманов (Тәтеш).
60 килога кадәр:
1 место - Илназ Садыйков (Апас);
2 место - Раил Фәсхетдинов (Тәтеш);
3 место - Гадел Әскәров (Тәтеш).
Абсолют батыр булып Илназ Садыйков (Апас) калды.

Тәтеш Сабантуй1.jpg