Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Ифтар ашлары милләт зыялыларын берләштерә
Ифтар ашы табынына җыелып, авыз ачу, Коръән укып мәрхүмнәр рухына дога кылу, матур әңгәмә кору – ягъни сый-хөрмәт күрсәтеп халыкны җыю – халкыбызның канына сеңгән.
Мәҗлестә танылган дин әһелләре, фән һәм җәмгыять эшлеклеләре, җырчылар һәм сәнгать әhелләре, язучылар, төрле даирә җитәкчеләре, мәдрәсә мөгаллимнәре, шәкертләр катнашты. Җыелган зыялылар бергәләп мәдрәсә музее, китапханәсе белән таныштылар, гыйбадәт кылдылар. Җыелган җәмәгатькә Ильяс хәзрәт вәгазь укыды, үгет-нәсыйхат бирде.
Аннан соң матур табын артында авыз ачып, ифтар ризыкларын авыз иттеләр, милли мәсәләләр, рухи тәрбия турында фикер алыштылар. Чыгыш ясаучылар авыл мәхәлләләре тарихы белән кызыксынырга, тарихи эзләнүләр алып барырга, милләт юлында ару-талуны белмичә хезмәт итәргә чакырдылар һәм күп еллар дәвамында дин ярдәмендә милләтебезнең сакланып калуына басым ясадылар.
.
Ильяс хәзрәт Җиһаншин килгән кунакларга үзенең ихлас рәхмәтен җиткерде, бу мәҗлесне дин эшлеклеләре белән милли зыялыларыбызның бергә җыелу урыны дип атады. Киләчәктә дә күренекле затларыбызның Коръән укылган мәҗлес түрләрендә булуын теләде.
Мәҗлес Коръән укып дога кылу һәм тәравих намазы белән тәмам булды.