Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
КФУда укучы булачак теологлар мәдрәсәдә булып китте
Мәдрәсәдә Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр Институты дин белеме кафедрасы "Теология” юнәлешендә укучы өченче курс студентлары (христиан һәм ислам дине профильләре) булып китте. Аларны танылган галим, өлкән укытучы Евгений Хамидов алып килде.
Кунакларны Ильяс хәзрәт каршы алды. Ул студентларны сәламләп уку йортыбыз турында сыйләп китте, хезмәттәшлек итәргә чакырды. Мәдрәсә мөгаллиме Зөлфәт хәзрәт аларны тарихи биналар белән таныштырды. Евгений әфәнде студентларына үзе дә аңлатмалар биреп барды.
Очрашуның икенче өлешендә кунаклар фарыз залын карадылар, мәдрәсә китапханәсендәге китаплар белән таныштылар, уку сыйныфларында булдылар, татар көнкүреше һәм дини гыйлем бирү тарихы музеен карадылар. Аларны иң кызыксындырган экспонатлар: 18-19 гасырда басылган китаплар һәм эш кораллары, 20 гасыр башындагы кулланылган мәдрәсә дәреслекләре, атеистик пропаганда үрнәкләре булды. Студентлар, мөгаллимнәрдән үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар. Кайсыбер студентар җәмәгать белән намаз укыды.