Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәбездә берсеннән-берсе күркәм ифтарлар башланды

Рамазан-Шәриф ае башланды. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримендә әйтте: “И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз”. Рамазан-шәриф ае – изге гамәлләр ае ул. Билгеле булганча, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бу айда юмартлыгы тагын да көчәйгән. Без дә шушы юлдан барсак, ин шәә Аллаһ, күркәм эшләр кылучылардан булырбыз.

 

 1cf9b680-1b5a-4306-bf24-d14e6fd6d336.jpg

 

Бу айда адәм балалары бер-берсе белән күбрәк аралашып хәлләрне белешергә, динебез нәсыйхәтләрен өйрәнергә, малларыннан өлеш чыгарырга, ярдәмчесез калганнарга кулларыннан килгәнчә булышырга, игелекле гамәлләр кылырга омтыла.

 

 052d7b90-d571-4316-974d-859613f237b7.jpg

 

 

Мәдрәсәдә берсеннән-берсе күркәм ифтар мәҗлесләре башланды. Аларны уздырырга сәбәпчеләр күренекле мәдрәсә белән тыгыз бәйләнештә торган, иганәчелек итүче татар зыялылары. Ифтарда мәдрәсә шәкертләре һәм мөгаллимнәре, мәхәллә әһелләре, татар зыялылары, халык депутатлары, дин әһелләре катнаша.

 

 7fe35805-3bc7-4abd-9cf8-4aa3d8507a82.jpg

 

Ифтарга килүчеләрне Рамазан аеның фазыйләтләре белән таныштырып, шушы санаулы сәгать-минутларны гыйбадәт кылып, Аллаһыдан гафу сорап, гыйлемнәр эстәп уздыруның әһәмияте хакында җыелган мөселман кардәшләргә танылган имамнар вәгазь сөйлиләр. Фарыз залына җыенганчы кардәшләр мәдрәсә китапханәсе һәм музее белән таныша. Шулай итеп хәзрәтләрдән гыйбрәт вә үгет-нәсыйхат ала.

 

 b495a6e2-9f41-4a1e-a665-1cdb3ce344a2.jpg

 

Ахшам намазына азан әйтелеп, хөрмә җимеше белән авыз ачканнан соң, мәдрәсәбезгә килүчеләр ифтар кылырга юнәлә. Бай сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлләрне әзерләтүчеләргә Аллаһының рәхмәтләре булса иде дип догада булалар. Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт, бу айда кылына торган яхшы эш-гамәлләр мөселман кардәшләребезне тагын да берләштерә, дуслык-туганлык хисләрен ныгыта, күршеләр, милләттәшләр, бергә эшләүче хезмәттәшләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырта. Рамазан ае ул – барлык айларның солтаны дип ассызыклап үтте. Җыелган җәмәгатьне уразаның икенче көнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев тәбрикләде. Ул Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән иң ихлас тәбрик сүзләрен җиткерде.

 

 5c61abe8-ccf1-4f30-9526-d1030b026efc.jpg

 


Әлеге чаралар зур кунаклар, могътәбәр шәхесләр, иҗат әһелләре, милләтебезнең асыл уллары катнашында уза. Үзенең ихлас мөнәҗәт-җырлары белән күңелләребезне Татарстаннның халык артисты Миңгол ага Галиев хозурлады, шәкертләр Тукай шигырләрен сөйләде. Җыелган милләт асыллары томыштан якты хатирәләре белән уртаклаштылар, теләкләрен җиткерделәр.

 

 35aca919-d678-4e37-89e1-9b5057054686.jpg

 

Мәдрәсә иганәчеләр шурасы рәисе Вәдүт хаҗи мздрәсә төзелешен проектлау барышы турында мәгълүмат биреп, җыелган җәмәгатькә булачак мәдрәсәнең схема-генпланын, башлангыч архитектура сызымын бәян итте, төрле дәүләт даирәләре белән килештерү эшләренең барышы турында сөйләде, мөселманнарны хәлдән килгәнчә булышлык кылып мәдрәсәне бергә төзеп чыгарга чакырды.

 

 61b38874-29fd-4dba-b66a-a22032131fd1.jpg

 

Ифтарда чыгыш ясаучылар, барчаларыбызны да Аллаһы юлында тырышлык күрсәтергә, динебезне яшь буынга тапшыру эшендә активлык күрсәтергә чакырдылар, барыбызга да динне, телебезне киләчәк буыннарга тапшыруда өлеш кертүчеләрдән булырга язса иде дип догада булдылар.