Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә шәкерте Хәмзә Ясәвиев иң оста спортчы дипломына ия булды

Беренче курс шәкерте Ясәвиев Хәмзә, 2023-2024 сезоны нәтиҗәләре буенча, киокусинкайның кёкусинкан дисциплинасы буенча 14-17 яшьлекләр арасында иң яхшы спортчы исемен яулады. 

 

5bda056b-44cd-49fc-97ef-12e38b9eb955.jpg

 

Аңа бу бүләкне тапшырыр өчен мәдрәсәгә тренер, бу спорт федерациясе президенты урынбасары Борис Смирнов килде. Ул мәдрәсәне карап чыкты, өйлә намазында катнашты. Ул шулай ук мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәткә спортчыны әзерләүдә булышлык күрсәткән өчен Рәхмәт хаты да тапшырды.

 

a3359da8-ba8e-4b4a-a720-914621f33b93.jpg

 

Шәкертләр һәм мөгаллимнәр Хәмзәгә алда да зурдан-зур уңышлар теләп дога кылдылар.


1fba3c26-ad47-48f6-9988-a38e9c41de0d.jpg