Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Барлык күркәм эшләребез бабаларыбыз рухына дога булып ирешсен!

Атаклы милләт каһарманы Туфан ага Миңнуллиннның бу әйткән сүзләре Зур Әтрәч авылы янындагы борынгы каберстан капкасы ишегенә язылган. Әйе, милләтебез тарихын өйрәнү, аның үткәнендә булган аерым вакыйгаларны, халык арасында йөргән риваять-хикәятләрне, аерым урын, бина тарихларын, иске кабер ташларын, андагы язуларны өйрәнү, аларны буыннан-буынга тапшырып калдыру – безнең киләчәккә булган әманәтебез вә бабалар рухына кыла торган догаларыбыз.

Күркәм традициягә әйләнгән “Әтрәч укулары” быел унынчы тапкыр Тәтеш җирлегендә күп санлы кунакларны, тирә-як авыллар, бигрәк тә ике Әтрәч авылы, кешеләрен үз хозурына җыйды. Безнең мәдрәсә әһелләре дә бу олуг җыенда катнашты һәм эш-гамәлләре белән үткәрергә ярдәм кылды.

IMG_7599.jpg

Халык төркемнәре быел унынчы нәүбәтендә болгар әби-бабаларыбыз зияраты урнашкан Зур Әтрәч авылы янындагы болынлыкка хөрмәт күрсәтү өчен җыелды. Әлеге җыен Туфан Миңнуллин һәм авыл тарихчысы, җәмәгать эшлеклесе Мөнир Вәлиев башлангычы белән 10 ел элек башланып киткән иде. Шулай ук, беренче көннән бирле, бу эштә безнең мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин да башлап йөрде. Туфан Миңнуллин бертуган энесе белән изге урынның тирә-ягын үз хисапларына койма койдырган, биредә меңләгән агач утыртылган. Әлеге урын – халкыбызның изге тарихи мирасы ул. Моны җыелган мәртәбәле кунаклар да үз чыгышларында катлап-катлап ассызыклады.

IMG_7619.jpg

Алар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан Диния Нәзарәте дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, ,Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, ТР ФАнең А.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдиков, Г.Тукай премиясе лауреаты, атаклы рәссам-хаттат Нәҗип ага Нәккаш, Тәтеш районы якташлык җәмгыяте рәисе Харис Камалиев,Ш.Мәрҗани исемедәге тарих институты директоры урынбасары  Марат Гибатдинов һәм башка затлар бар иде. Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге Әтрәчкә иң зур  делегация белән килде - алар аерым концерт программаларын да тәкъдим иттеләр.

IMG_7667.jpg

Җыен Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Җыелган халык кырларда матур булып үскән игеннәрне исән-сау җыеп алырга язсын дип, илебезгә һәм җирлегебезгә хәерле догалар иңүен, ил-көннәр иминлеген теләп, алга таба җитешлектә яшәргә сорап, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап, аларны буыннан-буынга күчәрлек куәт-көчләр, кодрәт сорап дога кылды. Матур теләкләр, акыллы фикерләр һәм үтемле вәгазьләр җыелган халыкның җанын, уйларын чистартты, күңелләрен канатландырды. Җыенны Ильяс хәзрәт алып барды. Бу чараның уңышлы узуына зур көчләрен Тәтеш районы хакимияте башлыгы Рәмис Сафиуллов, “Шонгат” фондының Попечительләр советы рәисе Харис Камалиев, “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Радик Нургалиев, төбәк мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинев, бу төбәкнең аксакалы Мөнир ага Вәлиев һәм бу төбәктән чыккан эшмәкәрләр күп көч куйдылар.

IMG_7567.jpg

Зур Әтрәч кайчандыр Болгар дәүләтенең зур кенәзлеге үзәге булган. Биредә хәтта акча да сугылган. Шуның өчен дә бу урын барлык татар кешесе өчен кадерле, кул сызганып өйрәнерлек  җир. Моңа каберстанны зиярәт иткәндә аңлатма биргән Нәҗип ага да, Айрат әфәнде дә кат-кат басым ясадылар.  Җыелган кунаклар үз чыгышларында тарихи мирасны барлап торуның зарурлыгы, яшь буынны ата-бабайлар мисалында тәрбияләү турында сөйләде. Җыен  дәүләт каршында тарихи каберлекләрне саклау  өчен барлык чараларны да куллану зарурлыгы турында  мөрәҗәгать белән чыгарга булды.

IMG_7575.jpg

Кунаклар өчен Изгеләр чишмәсе янындагы зур мәйданга сый-хөрмәт тулы табын корылган иде. Аның янында кызыклы, җанлы әңгәмәләр, гыйбрәтле фикер алышулар дәвам итте. Әлеге искиткеч җыен әби-бабаларыбыз рухына дога кылу, белән төгәлләнде. Халык: “Борынгы бабайларыбызның рухы шат булса иде. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга да хәерле гомерләр биреп, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә язса иде”, – дип таралышты.

IMG_7789.jpg

Быелгы Шәфкать-шәриф бәйрәме Тәтештә үткән халкыбызның милли бәйрәме – балалар Сабан туе белән ялганып китте. Бәйрәмнең Тау ягы районнарыннан килгән яшь кунаклары төрле бәйгеләрдә бик теләп катнашты: капчык киеп йөгерде, чүлмәк ватты, көянтә белән су ташыды, баганага һәм авыш бүрәнәгә менде. Сабан туеның иң кызыклы, мавыктыргыч ярышы милли көрәш булды. Анда шактый саллы бүләкләр өчен республиканың 6 районыннан яшь батырлар көрәште. Аерым сәхнәдә яшь мөнәҗәт, дини сөйләм осталары чыгыш ясады.
IMG_7763.jpg

Моннан тыш балалар, төрле мастер-классларда катнашып, һөнәри осталык серләренә төшенделәр: балчыктан чүлмәк, милли курчак һәм сувенирлар ясарга өйрәнделәр.