Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Читтән торып уку бүлеге шәкертләре дин әһелләре һәм татар зыялылары белән очраша
Январь башыннан, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән йөздән артык дин әһелләре, ике атнага, уку сыйныфларына кереп, парталар артына утырды, гыйлем өсти. Аларның күбесе татар мәхәлләләрендә имамчылык итә, мөәзин вазыйфаларын башкара, балаларны һәм олыларны укыта.Читтән торып уку бүлеге шәкертләренең ерак араларны якын итеп, Казанга укырга килүләре дә юкка гына түгел. Алар монда татар рухында кайнап, элекке татар мәдрәсәләре традицияләрен саклаган уку йортында гыйлем алыр өчен махсус килделәр. Шәкертләр үзләре әйткәнчә мәдрәсәдә укуларны сагынып көтеп алалар. Алар мәхәлләдә эшләү дәверендә туган дини вә дөньяви сорауларны җыеп, дини вә милли агартуда булган уңышлары белән уртаклашырга атлыгып торалар. Мәдрәсә мөгаллимнәре дә укучыларны сагынып көтеп алалар. Чөнки илебезнең төрле төбәкләрендәге мәхәлләләрнең, андагы безнең шәкертләрнең ни рәвешле эшләве остазлар өчен бик мөһим.
Укулар дәверендә читтән торып уку бүлеге шәкертләре танылган дин әһелләре һәм милләт зыялылары белән очрашып тора. Бу көннәрдә алар алдында Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт, Апанай мәчете имам-хатыйбы, галим Нияз хәзрәт Сабиров, “Хәләл” комитеты рәисе Аббәс хәзрәт Шляпошников чыгыш ясады. Мәдрәсә остазы Тимур хәзрәт аларга чалма чорнау серләрен өйрәтте, беренче курс шәкертләре мәдрәсә музее белән ныклап таныштылар. Һәр очрашудан шәкертләр бик кәнагать калды һәм дин әһелләренә, милләт асылларына, Ильяс хәзрәткә, остазларга үзләренең зур рәхмәтләрен белдерделәр, уку барышыннан бик күп мәгълүмат алганнарын җиткерделәр.
Инде мәдрәсәне тәмамлаган шәкертләрдә туган уку йортлары белән элемтәләрен эзмиләр. Бу көннәрдә узган ел мәдрәсәне тәмамлаган шәкертләр махсус очрашу оештырдылар һәм Ильяс хәзрәт белән очраштылар. Алар эш дәверендә туган мәсәләләр, тәэсирләре белән аш өстәле артында уртаклаштылар. Барлык остазларга сәламнәрен җиткерделәр, иң изге теләкләр белән догада булдылар.