Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Мәдрәсәдә читтән торып уку бүлегенең сессиясе башланды
Мәдрәсәнең көндезге һәм кичке бүлегендә укучы шәкертләр хәзерге вакытта республика, илебез мәхәлләләрендә тәтбикъ-практика үтә. Ә уку сыйныфларында читтән торып уку бүлеге шәкертләре гыйлем җыя башлады.
Быел мәдрәсәнең читтән торып уку бүлегенең беренче курсына 32 шәкерт кабул ителде. Барысы дүрт курста 110 шәкерт укый. Шәкертләр уку йортыбызга илебезнең 12 төбәгеннән килгән. Йөздән артык шәкерт арасында Татарстан, Чувашстан, Башкортстан, Мари Эль республикаларыннан, Ульян, Киров, Төмән, Түбән Новгород, Пенза, Ставрополь төбәкләреннән килеп укучылар бар. Аларның күбесе инде башлыча татарлар яшәгән үз мәхәлләләрендә имам-мөәзин, я мөгаллим булып хезмәт итә.
Беренче курсларга беренче дәресне мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт бирде. Ул, Абу Хәнифә мәсхәбе буенча намаз тәртипләрен тәфлисләп аңлатты, уку йортыбыз турында сөйләде. Җомга намазын остаз Равиль хәзрәт Бикбаев укытты. Ул вәгазендә гыйлем алуның фазыйләтләре турында сөйләде.
Укулар вакытында шәкертләр мәдрәсә мөгаллимнәреннән, күренекле хәзрәтләрдән сабак ала, үзләрендә булган сораулар белән уртаклашып җавап ала, күренекле имамнарыбыз һәм милләтебезнең күренекле шәхесләре бик теләп очраша. Бүген алар тарих фәннәре докторы, күренекле галим Наиль хаҗи Таиров һәм дин галиме, танылган мөхәррир Әдип хәзрәт Мадияров белән очрашты.
Шәукртләр әйтүенчә, алар укуның бу көненнән бик канәгать калдылар һәм остазларга рәхмәтләрен әйтәләр.