Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Ильяс хәзрәт җомга намазыннан соң узып баручы 2024 елга нәтиҗә ясады
Мөхтәрәм җәмәгать! Инде милади белән бу ел тәмамланып бара, бүген соңгы җомга намазын укыдык. Берникадәр нәтиҗәләр ясарга да мөмкин.
2024 ел читтән торып укучыларның сессиясе белән башланды. Йөздән артык шәкерт сессиядә булды.
Гыйнвар ахырында Казанда «Вәгазь» телевизион ачык конкурсында җиңүчеләр игълан ителде. Алар арасында безнең шәкертләр 15 яшьтән 20 яшькә кадәр: 1 нче урын Айнур Шәехов, 2 нче урын Ибраһим Шәймәрданов, 3 нче урын Кәрим Хәсәнов, Мөхәммәт Бикбаев, Нәфис Һадыев.
23 февраль көнне җомга намазыннан соң Коръән-хафизлар әзерләү мәркәзе җитәкчесе, ислам фәннәре докторы Габдерәшит хәзрәт Фәизов мәдрәсә мөгаллиме Ибраһим хәзрәт Шәймардановка “Татар хафиз” сертификатын тапшырды. Ел башында шулай ук Коръән конкурсы да уздырдык шәкертләр арасында.
Мәдрәсәбездә Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабы буенча бәйге узды. Бу конкурслар даими уздырыла.
Азан бәйгесе (татар мәкаме буенча) узды. Шәкертләребез остазлардан татар мәкаме белән азан әйтергә өйрәнде.
Рамазан аенда яшь мөгаллимнәребез тәравих укытып Коръән хәтем кылдылар. Мәдрәсәдә берсеннән-берсе күркәм ифтар мәҗлесләре узды.
Шәкертләр спорт ярышларында актив катнаша тордылар. Аларны бу эшкә Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары, Русиянең атказанган физик культура хезмәткәре Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов рухландыра һәм шәкертләрне бүләкләр өчен матди ярдәм дә күрсәтә.
Апрель аенда кичке бүлектән 22 шәкерткә һәм 28 Балтач бүлеге шәкертләренә дипломнар тапшырылды
Мәдрәсә әһелләре Яңа татар бистәсе зиратында өмә оештыруда башлап йөрделәр. 2 май көнне инде 1998 елдан бирле үткәрелә торган остазларны искә алу чарасын үткәрдек. Шул ук вакытта мәдрәсә әһелләре күренекле имамнар каберләренә мәгълүмати такталар куюны дәвам итте. Шулай ук без быел мәхәлләбезнең инкыйлабка кадәрле соңгы имамы булган МөхәммәдГабдулла хәзрәтнең каберен таптык. Июль башында Яңа Татар бистәсе зиратында һәм мәдрәсә музеенда Таш мирасыбызны саклау буенча киңәшмә узды. Анда хөкүмәт вәкилләре, галимнәр һәм мәдрәсәбез әһелләре катнашты.
Затлы татар нәселләре варислары белән элемтәбез елдан-ел ныгый. Быел мәдрәсәдә Галикәевләр, Әхмәровлар нәселләре җыелып Коръән мәҗлесе уздырдылар.
Май аенда имамнар форумында Вәдүт хаҗи Вафин Татарстан Республикасы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Чын күңелдән тагын бер кат котлыйбыз.
Бу айда шулай ук читтән торып укучы 26 шәкерткә дипломнар тапшырдык.
Шәкертләр бакчачылык, умартачылык һөнәрләрен үзләштерүне дәвам иттеләр. Июнь аенда инде үзебезнең бакчадан беренче кыярларны ашадык. Август аенда уку йортыбызда бал аерту бәйрәме узды. Быел да бакчадан мул уңыш җыеп алдык.
Июнь ахырында шәкертләр һәм мөгаллимнәр Якуб хәзрәтнең Әбибуллаевның каберен зиярәт иттеләр
Милли агарту чараларында актив катнаштык. Кулатка укулары (Ульян өлкәсе), Вәлиулла Хәсәнов укулары (Чүпрәле районы Ишле авылы), Габделхак хәзрәт Саматов, Вәлиулла хәзрәт Якупов, Чистави (Чистай шәһәре), Мунчәли (Чүпрәле районы), Иж-Буби (Әгерҗе районы), Әтрәч (Тәтеш районы), Мәчкәрә (Кукмара районы) укулары безнең катнашта уңышлы узды.
1 сентябрьдә Белем көне уздырдык. Беренче курска көндезге бүлеккә 15 шәкерт кабул итеп алдык. Октябрь аенда аларга Академик Индус ага Таһиров студент билетларын тапшырды. Ноябрь аенда мәдрәсәнең беренче сыйныф шәкертләренә чалма кидерелде.
Елдагыча матур итеп Мәүлед кичәсен уздырдык. Анда танылган башкаручылар Марсель хаҗи Вагыйзов, Ильяс хаҗи Халиков шәкертләргә “Мәүлид” касыйдәсен башкарып күрсәттеләр.
Сентябрьдә Мәдрәсәдә сөннәтче, бабачыларга багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Аның эшендә Марат Готыф улы Әхмәтов, дин әһелләре, татар зыялылары, тарихчылар, табиблар, шәкертләр катнашты.
Ел дәвамында татар зыялылары белән арабызны ныгытуны дәвам иттек. Бер төркем татар язучылары Яңа бистә татар зиратына барды һәм мәдрәсәдә булды. Ноябрь аенда шәкертләр дөньякүләм уздырылучы татарча диктант язып белемнәрне сынау акциясенә кушылды һәм Ильяс хәзрәт Җиһаншин шәкертләр белән “Текст” фестивале чараларында катнашты.
Октябрь аенда мәдрәсәне тәмамлаган шәкертләрне - Яфисов Идрисне, Шәехов Айнурны хәрби хезмәткә озаттык. Матур хәбәрләре килеп тора.
Декабрь аенда мәдрәсә остазы Хәлил хәзрәт Мәгъсүмов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Ел буенча без мәдрәсәнең яңа бинасын җиткерү буенча әзерлек, җирне рәсмиләштерү, проект-эзләнү эшләрен алып бардык. Бу эшләрне башкаруда башлап йөргән өчен Вәдүт хаҗи Вафинга рәхмәтләребезне белдерәбез.
Ел дәвамында ихласлы, тырышып, уңышлы эшләгәне өчен мәдрәсә хезмәткәрләренә, мөгаллимнәренә, уку йортыбыз иганәчеләренә, мәхәллә кешеләренә, безгә теләктәшлектә булган татар зыялыларына, килеп безгә булышып йөргән абыстайларга, безгә һәрдаим догада торган шәкертләребезгә зур рәхмәтләремне белдерәм. Киләчәк елларда да дә хак юлдан тайпылмыйча яшәүебезне, шушы мәдрәсә киләчәк буынга дини гыйлем бирүдә үзәк булып торуын теләп догада булый, җәмәгать. Әби-бабайларыбызның, әти-әниләребезнең мөдәрис-остазларыбызның, күренекле имамнарыбызның рухлары бездән разый булып, Аллаһы Тәгалә кылган догаларыбызны кабуллардан кылып, аларны Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде. Әмин!