Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Иж-Буби авылында Мөхлисә Бубиның 155 еллыгы билгеләп үтелде

Әгерҗе районы Иж-Буби авылында Россиядә беренче хатын-кызлар мәдрәсәсенә нигез салучы һәм күренекле хатын-кыз казыя Мөхлисә Бубиның тууына 155 ел тулуга багышланган фәнни конференция узды.


DSC_3262.jpg


Әлеге чарада танылган мөселман дин әһелләре, галимнәр, мөгаллимнәр һәм башка шәрәфле кунаклар катнашты, алар арасында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстан Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Россия ёщм Татарстан мөслимәләр берлеге рщисе Наилә Җиһаншина, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, укытучылар, педагоглар, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре бар иде.


photo_5348459818534427914_y_0.jpg



Конференциядә катнашучылар XIX-XX гасырлар чигендә мөселман хатын-кызларының җәмгыятьтәге активлыгы һәм аларның Россия мөселман өммәте үсешенә керткән өлеше белән бәйле мөһим темалар буенча фикер алышты.

Конференцияне оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Әгерҗе мөхтәсибәте, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты, Иж-Буби авылы тарихы музее, «Бубилар мирасын торгызу» иҗтимагый оешмасы.


f7bbc86a-8f4b-428d-ae27-1ef368edce6e.jpg


Фәнни җыен Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үткәрелде. Конференция башланыр алдыннан катнашучылар Иж-Буби авылы зиратында дәфен кылынган танылган шәхесләр – күренекле гаиләнең әниләре Бәдрелбанат абыстай, педагог һәм дин эшлеклесе Габдулла Нигъмәтуллин-Буби, Иж-Буби сәүдәгәре һәм хәйрияче Мөхәммәтҗан хаҗи Әхмәтҗанов һ.б. рухына Коръән укып дога кылды. Пленар утырыш башланганчы Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин шулай ук Коръән аятьләре укыды һәм илебездә иминлек һәм тынычлык теләп дога кылды.


photo_5348459818534427948_y_0.jpg


Иж-Буби авылы мәдәният йортында узган конференциянең пленар өлешендә сәламләү сүзләре белән Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Ленар Нургаянов, Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм башка күренекле шәхесләр чыгыш ясады.


photo_5348459818534427908_y_0.jpg


Мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров кулыннан Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән рәхмәт хатлары Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Ленар Нургаяновка, “Бубилар мирасын торгызу” җирле иҗтимагый оешма директоры Искәндәр Җиһангәрәевка, Әгерҗе районы Пәнҗәр авылы “Сәҗдә” мәчете имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Мөхәммәтдиновка, Кырынды авылы мөгаллимәләре Рәисә Кәримуллинага һәм Илсөяр Зариповага тапшырылды.


36597654-10b7-4662-8c58-cc07e2bca523.jpg


Конференциядә катнашучылар Мөхлисә Бубиның хатын-кыз ислам мәгарифен үстерүдәге роленә, шулай ук аның иҗтимагый һәм дини тормышта актив катнашуына аерым игътибар бирде. Әлеге чара барышында күптөрле темалар күтәрелде: авыл тарихы, мәчетләр, мәдрәсәләр һәм мөселман җәмгыятьләре эшчәнлеге, шулай ук аларның татар-мөселман традицияләрен саклауга йогынтысы һ.б. Үз докладлары белән танылган галимнәр һәм тикшеренүчеләр чыгыш ясады, алар арасында Рәфикъ Мөхәммәтшин, Айдар Гайнетдинов, Ильяс Җиһаншин, Наилә Җиһаншина, Ленар Гобәйдуллин һ.б. танылган белгечләр бар иде.


DSC_3531.jpg


Ильяс хәзрәт үз чыгышында: - “Мөхтәрәм җәмәгать, без, мөселманнар, Бубилар кебек милләтебезгә, өммәтебезгә ихтирам вә хөрмәт белән, гыйлем алуны өстен куеп яшәсәк, шул тарафка ышанычлы вә ныклы адымнар ясасак милләтебезнең дә, Динисламыбызның да киләчәге һичшиксез бәхетле булыр, ин шәә Аллаһ”, - дип җыелган җәмәгатьне бертуган Бубилар эшчәнлеген җентекләп өйрәнеп, замана казанышларын кулланып бергәләп эш итәргә чакырды. Фәнни җыелыш Мөхлисә Бубыйның иҗади мирасын өйрәнү һәм саклау эшчәнлегенә йомгак ясау белән тәмамланды.



DSC_3475.jpg


Конференциядә шулай ук Гобәйдулла Бубиның “Фәнни уку. Физика” китабы тәкъдим ителде, ул Мөхлисә Бубиның юбилее уңаеннан Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йортында нәшер ителде. Аны әзерләүдә тикшеренүчеләр Гөлфия Гайнуллина (филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты) һәм Рәмзилә Маннанова катнашты.

Хезмәт инкыйлабка кадәр дөнья күргән басманың хәзерге татар теленә тәрҗемәсе һәм репринты булып тора. Китап – физика буенча әсбап, Гобәйдулла Буби бу фәнне төрле мәдрәсәләрдә һәм мәктәпләрдә укыткан. Гобәйдулла Буби – Мөхлисә Бубиның бертуган абыйсы.