Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
«Әнвәр» мәчетенең 35 еллыгына багышланган чарада Татарстаннан зур делегация катнашты
Бу, Иске Кулаткыдагы яңа мәчет төзелгән урында 19 нчы гасырда салынган мәчет булган. Ул "Түбән оч" мәчете дип аталып йөртелә. Әлеге мәчетне илкүләм танылган иганәче, татар зыялысы Эдуард хаҗи Ганеев 2014 елда төзекләндерә һәм әтисенең исемен куша.
Татар дөньясында аны белмәгән кеше бик сирәктер иде. Ул милләткә чын күңелдән, тугъры хезмәт итүе, нинди ярдәм сорап барсаң да, аны хәл итү юлларын эзләп таба белүе, киң күңеллелеге белән аерылып торды. Кешеләрне, милләттәшләрен, диндә кардәшләрен ул ихластан яратты, шуңа күрә аның үзен дә нык хөрмәт иттеләр. Безнең өчен Эдуард хаҗи Ганиев, чын дәрәҗәсендә заманында милләтебезне мәгърифәти югарылыкка күтәргән “Ак бай”ларыбызның чын варисы иде.
Юбилей чарасында Татарстаннан зур делегация катнашты. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазь сөйләп, әлеге мәчетне төзүчеләрне, анда эшләгән имамнарны искә алып, алар рухына дога кылдырды. Шушы якларда туып үскән, хәзер Самарада яшәүче тарихчы, байтак китаплар авторы Иршат хәзрәт Сафин райондагы мәчетләр тарихы турында чыгыш ясады.
Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин “Безнең мирас” журналы Баш мөхәррире Ләбиб хаҗи Лерон белән берлектә Кулаткы якларында озак еллардан бирле уздырылучы “Кулаткы”, «Ганеев укулары» материалларын туплап, саллы гына китап әзерләгән. Ул аның сигнал нөсхәсен мәчет имамы Сәерхан хәзрәт Әхмәровка бүләк итте.
Ильяс хәзрәт чарада чыгыш ясап: “Бу Кулаткы, Ульян җирләрендә Ислам дине тотуга, милләттәшләребезгә гореф-гадәтләр нигезендә яшәргә уңай шартлар тудырылган икән, алга таба үсеш тә күзгә күренеп тора икән, монда Эдуард Әнвәр улының өлеше бик зур. Динислам, милләт юлында изге эшләргә малын, вакытын, көчен һәм интеллектын даими сарыф итеп торган олуг затның фидакарь эшләренә иң зур бәя бирсәк тә, һич артык булмас. Без, мөселманнар, Эдуард хаҗи кебек бер-беребезгә мәхәббәтле, хөрмәт вә ярдәмдә булып, ихтирам белән яшәсәк, милләтебезнең дә, Динисламыбызның да киләчәге һичшиксез өметле булыр, ин шәә Аллаһ.”, - дип белдерде.
Юбилей чараларында катнашкан кардәшләр, көннәребез тыныч, матур, эшләребез уңышлы булсын! Эдуард хаҗиның истәлеге якты, эшләре дәвамлы булсын иде дип бер фикердә догада булдылар.