Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Шәкертләр 10 кыраатка ия булган Әхмәд Шәхмәмәдов белән очрашты

Кувейт әмире Нәваф әл-Әхмәд әл-Җәбир әс-Сабах патронажы астында үткән Халыкара Коръәнне тулысынча яттан тәҗвид белән уку бәйгесендә Россияне, якташыбыз, Басыйр хәзрәт Бикбаев һәм Халидә абыстайның оныгы Әхмәд Шәхмәмәдов тәкъдим итте. Әхмәд шулай ук танылган татар вәгазьчесе, Ислам мөгаллимәсе, Ислам турында китаплар авторы Рәшидә абыстай Исхакыйның оныкчыгы да.


1d67863a-8c5d-453e-b14e-8b1998a51253.jpg

 

Бүгенге көндә Мәккәдә белем алучы әти-әниләре Габделкәрим һәм Резеда белән яшәүче 16 яшьлек Әхмәд Шәхмәмәдов халыкара бәйгедә 70 илдән килгән 120 катнашучы арасында Рәсәй Федерациясе исеменнән катнашып дәрәҗәле өченче урын яулаган.


f5e6304e-635e-40ce-82fc-0a8015831351.jpg


Әхмәд сөйләргә өйрәнүгә үк Коръән укый башлаган. Башта ул әнисе һәм әтисе белән Изге китап Коръәнне укыган, ә 8 яшьтән Коръән ятлау түгәрәгенә йөреп 10 яшенә ятлап чыккан.


4ef410da-8245-425c-962e-e9e41e96c8f7.jpg


Мәккә һәм Мәдинә Хәрам мәчетләренең имамы Шәех Хәсән Габделхәмид Бухарида укып Коръәннең 10 укылышын тулысынча ятлап бетергән һәм димәк ул 10 кыраатка ия (Әйтелештәге аермаларга, грамматикага һәм авазларның үзенчәлекләренә нигезләнгән Коръән уку вариантлары)