Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Мәдрәсәдә сөннәтче, бабачыларга багышланган фәнни-гамәли конференция узды
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсендә “Сөннәтче, бабачы – гореф-гадәтләрне, динебездә чисталыкны саклаучы” фәнни-гамәли конференция узды. Чара түгәрәк өстәл рәвешендә оештырылды һәм дин әһелләрен, татар зыялыларын, тарихчыларны, табиблар, шәкертләрне җыйды. Җыелыш мәдрәсә тарафыннан Россиядә Гаилә елы һәм Татарстан мөфтияте игълан иткән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үткәрелде.
Фәнни мәҗлес Коръән укып башланды. Конференцияне мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт алып барды. Ул кереш сүзендә “Сөннәткә утырту белән бәйле халкыбызда зур хөрмәткә лаеклы катлам кешеләре бар. Без аларны, яшьләренә игътибар итмичә, олылап сөннәтче бабайлар яки бабачылар диеп йөртәбез. Ата-бабайларыбыздан, әни-әбиләребездән соң искә алына торган иң беренче затлар, һичшиксез кендек әбиләр һәм сөннәт бабайлар. Без аларны даими догадан калдырмыйбыз, җылы итеп искә алабыз. Бу затлар безгә тормыш биргән затлар белән беррәттән хөрмәтебезгә, догабызга ия. Шуның өчен бүгенге җыеныбыз да аларга багышланган”, - дип ассызыклады.
Конференциянең пленар өлешендә күренекле дин белгечләре, табиблар, татар зыялылары һәм җитәкчеләр чыгыш ясады, алар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, медицина фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган табибы, республика кан күчерү станциясе баш табибы Рамил Тураев һәм башкалар бар иде.
Утырышта катнашучыларга һәм кунакларга иң беренче булып сәламләү сүзләрен Мөфти Камил хәзрәт ирештерде. Ул очрашу темасының мөһим булуын билгеләп, сөннәтче һөнәренең бүген югалуын, сөннәтне бүген табиблар башкаруын билгеләп узды. Шул ук вакытта сөннәтче дигәндә киңрәк мәгънәне күз алдында тотарга кирәклеген әйтте: “Бүген мин сөннәтче дип динебезне, Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәтен саклаучы аксакалларны атар идем. Сөннәтче сүзенә шундый мәгънәви төсмер өстәр идем”. Моннан тыш, Камил хәзрәт фәнни җыенда катнашучыларга татар әдибе Гаяз Исхакыйның танылган “Сөннәтче бабай” әсәрен искә төшереп, биредә автор укучыларга җиткерергә теләгән төп фикергә тукталды: бабайның пәкесе татар-мөселман йоласын символлаштыра. Ул гади инструмент кына түгел, дин сакчысы, шуңа ул өй түрендә, чиста килеш сакланып тора. “Йоланы бабай һәм аның пәкесе дәвам иттерә. Бабай үлде, пәке пычранды – йола да бетте. Ә йола беткәч, милләт тә бетә”, – дип җиткерде хәзрәт. Камил хәзрәт аңлатып узганча, асылыбызга, төп рухи нигезләребезгә кайту һәм саклану өчен бүгенге көндә милләтебезгә сөннәтче бабайлар кирәк; Рәсүлебезнең ﷺ нәсыйхәтләрен тулы рәвештә яшь кеше аңлап җиткермәскә мөмкин. Ә аксакал, динебезне һәм Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәтен яратучы бабай зирәклеге белән аерылып тора.
Традицияләр дәвамчанлыгы, дин һәм милләт яшәешендә күркәм гореф-гадәтләрнең аерылгысыз булуы хакында үз чыгышларында күренекле шәхесләр – Марат Әхмәтов, Камил Ногаев, Ркаил Зәйдулла, Рамиль Тураев һ.б. сөйләп узды. Алар нәкъ менә совет чорында үскән кешеләр буларак, әлеге йоланың ни рәвешле үтәлүен, нинди авырлыклар вакытында да милләтнең битараф булмавын, саклавын билгеләп, кайбер хатирә, истәлекләре белән бүлештеләр. Рамиль Тураев бу конферениянең дәвамын сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә үткәрергә тәкъдим итте.
Марат Әхмәтов дин әһелләрен гореф-гадәтне, туган телне саклауда үрнәк булырга, халыкка бу юнәлештә аң-белем таратырга чакырды. Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәткә бу эштә башкарган гамәлләре өчен рәхмәт әйтте. Шулай ук ул уку йортыбыз җитәкчесенә Дәүләт Советының Рәхмәт хатын һәм татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау комиссиясенең махсус билгесен тапшырды һәм шулай ук бүген Республикабыз рәисе Р.Н.Миннихановның Ильяс хәзрәтне “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнү турында указаына кул куелганын игълан итте.
Данис Шакиров үз чыгышында Кытайда яшәүче татарларда бүгенге көндә дә баланы сөннәткә утырту гамәле үтәлгәч зурлап мәҗлес үткәрү гадәте сакланып калуын искә төшереп узды һәм бу матур милли гореф-гадәтне татарлар яшәгән төбәкләрдә яңартырга чакырды. Данис әфәнде “Үз гореф-гадәтен, йоланы саклаган, ата-баба гадәтен ташламаган, тарихын һәм мәдәниятен белгәндә генә кеше тулы сулышлы милләт баласы булып җитлегә. Гореф-гадәтләрдән тайпылмыйча яшәү, аларны саклау – милләтебезнең нигезе ул”, - дип белдерде.
Түгәрәк өстәл утырышында фикер алышуда балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән бабаларыбызны искә алу, исемнәрен халык хәтерендә саклау белән бәйле сораулар да күтәрелде. Очрашуда катнашучылар билгеләп узганча, совет чорында нәкъ менә аларның фидакарь хезмәте сәбәпле үсеп килүче буында үзеңне татар-мөселман итеп тою үзаңы формалашкан, бу исә киләчәктә мөселман һәм татар халкы үзенчәлекләрен сизеп алу, аңлау һәм саклауны формалаштыруга ярдәм иткән.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе мөгаллиме Равил хәзрәт Бикбаев Ислам динендә сөннәткә утыртуның мөһимлегенә тукталды (гарәп телендә әлеге гадәт “хитан” дип йөртелә). Ул ассызыклаганча, бу сөннәт гамәлгә без битарафлык күрсәтмәскә, динебез кушканча башкарырга тиешбез, чөнки ул безне чисталыкка чакыра.
Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы, Республика балалар клиник хастаханәсенең урология бүлеге мөдире Рәшит Байбиков сөннәткә утырту гамәленең тарихына, хәзерге медицина шартларында ни рәвешле башкарылуына, шул исәптән лазер методына тукталып узды.
Ә менә тарихчы, фәннәр докторы Альфрид Бустанов татар халкында сөннәткә утыртуның никадәр киң таралуын, аның буыннан буынга тапшырылуын исбатлаган тарихи чыганакларны күрсәтеп чыгыш ясады һәм мәдрәсә шәкертләрен миләтебезнең рухи чыганакларын өйрәнергә чакырды.
“Түгәрәк өстәл” янына күренекле сөннәтче бабайларның нәсел дәвамчылары да чакырылган иде: шуларның берсе – Кайбыч мөхтәсибәте Олы Урсак авылы мәчетендә имамлык итүче Илфар хәзрәт Сафиуллин бабасының эш тәҗрибәсе хакында сөйләп, аның файдаланган әсбапларын күрсәтте, кайбер истәлекләре белән бүлеште.
Бүгенге утырышта катнашучылар рухи-әхлакый кыйммәтләрне торгызуга, гаиләне һәм нәселне саклау, үсеп килүче буында тарихи үзаңны ныгытуга зур өлеш керткән күренекле шәхесләрне өйрәнү буенча киләчәктә дә эшне дәвам итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килде.