Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншинга 60 яшь!

Бүген Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе директоры, “Ал мәчет” имам-хатыйбы Ильяс Исхак улы Җиһаншин үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.


105933_2000.jpg


Гомер бәйрәме белән Ильяс хәзрәткә тәбрик сүзләре бүген Татарстан Республикасы президенты аппаратыннан, Татарстан Дәүләт шурасыннан, Бөтендөнья татар конгрессыннан, Казан мэриясеннән, Ислам эшмәкәрлегенең халыкара ассоциациясеннән, Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтеннән, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсеннән, ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияты институтыннан, төрле республика һәм өлкә мөфтиләреннән, район администрацияләре башлыкларыннан, район мөхтәсибләреннән, якташларыннан, татар зыялыларыннан һәм күренекле дин әһелләреннән, мәдрәсә иганәчеләреннән, шәкертләреннән килде. Алар мөхтәрәм дин әһеленә исәнлек-саулык, озын-гомер, ихтирамлы, максатчан шәкертләр, мәгариф өлкәсендә яңа үрләр, тормышка ашкан матур вә бәрәкәтле гамәлләр шатлыгы теләделәр.


Бергэ.jpg


 

Беренче булып аны, көне-төне уку йортыбыз өчен җан атып торган, шәкертләр тәрбиясе өчен бөтен көчен куйган өчен ихластан мәдрәсә иганәчеләре, мөгаллимнәре һәм хезмәткәрләре, шәкертләр котлады. Аңа саулык-сәламәтлек,  хәерле гомер, ике дөнья бәхете, эшләрендә уңышлар теләделәр.


b02e1f27-9e9b-4a76-8d8d-8748868eb9fd.jpg


Ильяс хәзрәтнең юбилее уңаеннан бүген мәдрәсәгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев килде.Ул Ильяс Җиһаншинны туган көне белән котлады һәм мәдрәсә шәкертләре белән очрашты. Шулай ук ул мәдрәсә җирлеге белән танышты. 


5429581958230433656-1.jpg


5429581958230433766.jpg



Шулай ук өйлә намазыннан соң хәзрәтне Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил әфәнде Шәйхетдинов  тәбрик итте. Ул юбилярга спорт министрлыгының мактаулы медален тапшырды.  Бу көнне Ильяс хәзрәтне Казан шәһәре хакимиятенең махсус мактау билгесе һәм рәхмәт хаты белән Илсур Метшин исеменнән шәһәр башкарма комитеты рәисе Булат Алиев бүләкләде. ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияты институты исеменнән академик Энгель Таһиров мәдрәсә мөдиренә “Творец эпохи” алтын медален һәм тасмасын бирде. Бу көнне Ильяс хәзрәткә РФның Центросоюз Президиумы шурасы Мактау грамотасы да тапшырылды.



32b6912b-12a4-416e-9ea0-8d9485d9b6d8.jpg


Ильяс хәзрәт инде 28 ел буе Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе ректоры булып эшли. Шул дәвердә ул ике меңнән артык якын шәкерт укытып чыгарган. Ул дистәгә якын китап, йөздән артык мәкалә авторы, татар халкын агарту чарасы булган төрле төбәкләрдә узучы рухи-мәдәни укуларны оштырып алып баручы зат. Моннан 26 ел элек ул “Остазларның кадерен бел, остазларның каберен бел” дигән зур бер илкүләм колач алган милли вә дини тәрбия чарасын башлап җибәрде. Ул җитәкләгән мәдрәсә дә яңарыш кичерә – соңгы елда монда күләмле яңарту чаралары башкарылды: спорт мәйданы, музей, иске китаплар өйрәнү залы, алма һәм яшелчә бакчасы, умарталык, ифтарлар залы, яңа библиотека, яшелчә саклау урыны барлыкка килде, мәдрәсәнең укыту урыннары киңәйде. Киләсе елларда мәдрәсәнең яңа уку-укыту бинасы да төзеләчәк Ин шәә Аллаһ.



d93864e0-bd67-469d-aedf-7e7b9c2d8908 (1).jpg

  


Ильяс хәзрәт үзенең тормыштагы  бәхетен, тоткан кыйбласын,  игелекле һәм җаваплы рухи өлкәдә хезмәт итү юлын дөрес сайлады һәм тайпылмыйча алып бара.  Бүген татарлар яшәгән төбәкләрнең мөселман өммәтен берләштерү, аны белем-мәгърифәтле итү, җәмгыятебездә югары әхлак кануннарын тагын да ныгыту өчен бәрәкәтле көч куя. 


1aa9c416-b018-449a-81a7-350e6b8719e0.jpg


За вклад медал.jpg


Медал спорт.jpg




Центрсоюз.jpg


Кайда гына хезмәт итсә дә туры сүзле, халык җанлы, эш яратучан, кунакчыл, тәкъва, гыйлем иясе, булдыклы һәм алтын куллы булганы өчен аны барысы да үз күрделәр. Мактаулы хезмәте,  ислам мәгърифәте, милләтебез алдында торган бурычларны тирәнтен аңлап, киләчәккә йөз тотып башкару аңа  кадер һәм хөрмәт китерде. Утыз елдан артык ул  үзенең оештыру сәләте, педагогик таланты  белән шәкертләргә таяныч һәм илһам бирә, шәкертләрне олы тормышка әзерли. Республика халкы, татар зыялылары алдында да абруе зур. Ильяс хәзрәтнең гаиләсе дә күпләр өчен үрнәк - тормыш иптәше, Россия мөслимәләре шурасы, рәисе Наилә абыстай белән ике ул үстерделәр.


Туган көннәрең мөбарәк булсын, хәзрәт!