Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Беренче курс шәкерте Ясәвиев Хәмзә ярышларда беренче урын алды
Бу ярыш, Самара өлкәсенең ачык кубогы иде һәм Сызрань шәһәрендә узды. Анда төрле өлкәләрдән яшь спортчылар катнашты. Мәдрәсәнең беренче курс шәкерте Ясәвиев Хәмзә уңышлы чыгыш ясап 14-15 яшьлек үсмерләр арасында беренчелекне яулады. Шулай ук ул яхшы һәм тиз көрәше, әйбәт техникасы өчен аерым бүләккә дә лаек булды.
Хәмзә инде киләсе бәйгеләргә дә хәзерләнә башлады. Киләсе ярыш - Россия чемпионаты 12-13 октябрь көнне Краснодар өлкәсендә узачак, анда иң әйбәт спортчылар илебезнең төрле өлкәләренән киләчәк. Аңа алда да уңышлар телибез!