Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Мәдрәсәдә Мәүлид кичәсе узды
Мәдрәсәдә, ахшам намазыннан соң, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган көне уңаеннан Мәүлид ән-Нәби кичәсе үткәрелде. Әлеге чарада мөгаллимнәр, шәкертләр, татар зыялылары катнашты. Катнашучыларны Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган көне билгеләп үтелүче мөбарәк ай – Мәүлид белән Ильяс хәзрәт тәбрикләп узды. Ул үзенең чыгышында әлеге истәлекле көннең фазыйләтләре, Мәүлид үткәрүнең мөһимлеге турында сөйләде.
Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең күркәм бизәге булып татар мәкаме белән мәшһүр “Мәүлид” касыйдәсен башкару булды. Аны Татарстанның танылган артистлары Марсель Вәгыйзев, Марат Галимов, Рөстәм Хөсәенов, Кәрим Габдуллатыйпов, Ранис Габбасов һәм башкалар башкады. Мәүлид Коръән укып дога кылу белән тәмамланды.