Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Курса балалары мәдрәсәдә булып китте
Татарстан авыл мәчетләре балаларыбыз иманлы булып үссен дип яхшы гамәлләр кыла. Балаларны шатландыра беләләр. Менә быел да әхлакый-тәрбияви курслар Урта Курса авылы мәчете каршында эшләде. Алар авыл имамнары һәм вәдүт хаҗи Вафин инициативасы белән оештырылды.
Курса мәчете балаларга әхлакый-дини-тәрбияви чараларны оештыру буенча елдан-ел остара бара. Бала ике атна дәвамында мәчеткә килеп, зур гыйлемнәр туплаган һәм күркәм гадәтләр, холык тәрбияләгәннәр. Балалар гарәп әлифбасын, язарга, сүзләр төзергә өйрәнгәннәр. Шулай ук җәмәгать намазында катнашканнар.Балалар дини дәресләр дә алганнар, шулай ук хәрәкәтле уеннар уйнаганнар, авылда табигать кочагында булганнар.
Тәрбияче вазифаларын мәчет имамнары алган. Лагерьдагы соңгы көн дә балалар өчен олы бер бәйрәм төсмере алсын өчен аларга һәм тәрбиячеләргә Казанга сәяхәт оештырганнар. Бу чараны Вәдүт хаҗи оештырган.
Аларны мәдрәсәдә Ильяс хәзрәт каршы алды, мәдрәсә ихатасын, алма бакчасын, яшелчә кишәрлекләрен күрсәтте. Балаларга бигрәктә музей ошады, аларга барсын да тәфлисләп Ильяс хәзрәт күрсәтте. Балалар шулай ук мәдрәсәдә өйлә намазын укыдылар, чәй өстәле артында кунак булдылар.