Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Гаиләкәев нәселе вәкилләре мәдрәсәдә Коръән мәҗлесенә җыелды

Мөхәммәдсадыйк Галикәев оныкчалары, данлыклы бабалары каберен зиярәт иттеләр һәм мәдрәсәдә Коръән мәҗлесе үткәрделәр.


DSC_6088_1.jpg


Корән мәҗлесенә бу нәселнең 20 дән артык вәкиле килгән иде. Алар арасында төрле яшьтәге, төрле һөнәрдәге затлар. Алар илебезнең төрле шәһәрләреннән килгәннәр иде. Мәҗлескә Йосыф Ибраһим улы Әҗемев тә килгән иде Аларның барсын мәдрәсәдә Мөхәммәдсадыйк Мөхәммәдсафа улы Галикәевнең оныкчасы Динә ханым Сакаева җыйды. Ул үзе Санкт-Петербург шәһәрендә тора һәм инде күптән мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт белән элемтәдә тора. Мөхәммәдсадыйк Галикәевнең кабере 2019 елда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, “Ал” мәчет әһелләре тарафыннан табылды һәм аннан соң Галикәевләр нәселе вәкилләре тарафыннан яңа фундаментта торгызылды. Шул вакыттан бирле бу нәсел вәкилләре уку йортыбыз белән тыгыз элемтәдә тора.


6ba1d614-16cd-48ed-a63f-c8985b29acd3.jpg



Мәҗлес башланганчы алар Ильяс хәзрәт белән бабаларының, әбиләренең, туганнарының Яңа Татар бистәсе зиратындагы каберләрен зиярәт иттеләр, Коръән укып дога кылдылар.


8f798155-68d2-4801-9b23-2312a405f589.jpg


Кунакларны мәдрәсәдә Ильяс хәзрәт каршы алды. Мәдрәсәдә булган үзгәрешләр, уку барышы белән таныштырды, милләтебезнең бөек шәхесләре турындагы истәлекләрне барлау турында сөйләде. Кунаклар шәкертләр, мөгаллимнәр белән аралашты, хәтирәләре белән бүлеште, мәдрәсә музеен карадылар. Мәҗлес өстәле Коръән укып, әрвахларга дога кылып башланды. Галикәевләр нәселе калын, зур нәсел булганга әрвахларның барсын да исемнәре белән әйтелде. Өстәл артында янәдән хатирәләр яңартылды, туганнар барланды, мәдрәсә белән хезмәттәшлек итү турында фикер алышынды. Динә апа, Кадрия апа Ильяс хәзрәткә бабалары исемен күтәргән, онытмаган өчен, кабер ташын табуда булышлыгы өчен, Мөхәммәдсадыйк хаҗи кабере янына мәдрәсә тарафыннан куелган qrкодлы мәгълүмати такта өчен зур рәхмәтләрен җиткерделәр.



Бер гасырдан артык вакыт үтсә дә, әлеге бөек шәхесләребезгә бәйле кешеләрне Аллаһы Тәгалә үзе безгә китерә. Галикәев, Әҗемевләр кебек затлы, көчле нәселләр югалмаган. Алар зур дәрәҗәләргә ирешеп дөньялыкта үз урыннарын тапканнар, ахирәтне дә онытмаганнар, гыйбадәткә басканнар, үзләренең бабалары торызган мәчетләрдә булып, мәхәллә халкы, имамнар белән аралашып торалар.



Мөхәммәтсадыйк Мөхәммәтсафа улы Галикәев (1847 елның 20 гыйнвары, Казан – 1919 ел, шунда ук), 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре, җәмәгать эшлеклесе, иганәче, Ш. Мәрҗани шәкерте. 



Галикәевләр нәселе, Казанда, йогынтылы, күренекле, бик күп игелекле эшләр башкарган нәсел. Әтисе Мөхәммәтсафа Галикәев (1822 ел, Казан губернасы, Казан өязе Мәмсә авылы – 1890 ел), 2 нче гильдия Казан сәүдәгәре, 1870–1880 елларда Казанның 1 нче җамигъ мәчете имамы Ш. Мәрҗанигә «Мәрҗания» мәдрәсәсен төзүдә ярдәм күрсәтә. Мөхәммәтсадыйк ошбу мәдрәсәдә белем ала.


казанские купцы Гыйльман Сабитов и Садык Галикаев.jpg



Мөхәммәтсадыйк Галикәев «Казан шәһәр мөселманнары хәйрия җәмгыяте»нең шәрәфле әгъзасы, 8 нче рус-татар училищесенең попечителе. Унлап мәчет төзелешенә, шул исәптән Казанның «Ал» мәчетенә, «Кызыл» мәчетенә (Солтанов), «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең яңа бинасын коруга һәм Казанда, башка җирләрдә мәдрәсәләр тотуга (мәсәлән, Буа мәдрәсәсенә булышлык кылуы турында документлар бар) акчалата иганә кыла. 1905-1906 елларда, Мөхәммәдсадыйк Галикәев һәм Салихҗан хәзрәт Галиев тарафыннан “Ал” мәчет бинасының иңе 16 метр, буе 23 метр итеп киңәйтелеп, “Тәбәнәк Бохаралы” мәчетенең фундаментын кулланып, өр-яңадан салына. Мәчетнең архитектора Федор Малиновский.



М. Галикәев – мануфактура белән сату иткән. Замандашлары аны «мануфактура короле» дип атый. «Гостиный двор» да кибет (еллык акча әйләнешенең күләме 1 млн сумнан артып китә), Печән базарында һәм Екатерининский урамында тире, йон складлары һәм кибетләр тота. 1897–1917 елларда Казан шәһәр думасы гласные. Казан шәһәр җәмәгать банкының исәп-хисап комитеты, Россия Дәүләт банкы Казан бүлекчәсенең хисап-ссуда комитеты әгъзасы (1903–1917) һәм Казан шәһәре мөселманнарының хәйрия җәмгыяте әгъзасы. Озак еллар дәвамында нәтиҗәле эшләгәне өчен Аннин тасмасында алтын медаль белән бүләкләнә. Халык мәгарифендә нәтиҗәле реформа үткәрүнең актив тарафдары була, Г. Баруди идеяләрен яклый.



Мөхәммәдсадыйк Галикәев Яңа Татар бистәсе зиратында күмелгән. Аның кабере 2019 елда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, “Ал” мәчет әһелләре тарафыннан табылды һәм Галикәевләр нәселе вәкилләре тарафыннан яңа фундаментта торгызылды. Ошбу мәдрәсәнең музеенда Мөхәммәдсадыйк Галикәевнең кайсыбер шәхси әйберләре (Коръән китабы, хаҗдан алып кайткан намазлыгы) саклана. Алар музейга аның оныкчасы Динә апа тарафыннан тапшырылды.