Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Таш мирасыбызны саклау буенча киңәшмә узды

Казан шәһәренең Яңа Татар бистәсе зираты территориясендә каберлекләрдән алынган тарихи эпитафияләргә ревизия үткәрү һәм алар нигезендә лапидарий булдыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.  Ул Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Д.Д.Натфуллин  җитәкчелегендә уздырылды. Анда хөкүмәт вәкилләре, галимнәр һәм мәдрәсәбез әһелләре катнашты. Үткәрү урыны: Яңа Татар бистәсе зираты һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе булды.


1000021979.jpg


Киңәшмәдә катнашучылар башта зиратта каберлекләрне карадылар. Аларны Ильяс хәзрәт озатып йөрде һәм аңлатмалар бирде. Исегезгә төшерәбез. 1998 елда беренче тапкыр, Яңа Татар бистәсе зиратында остазларны искә алу көне оештырылды. «Остазларның кадерен бел, остазларның каберен бел!» тәрбияви-әхлакый хәрәкәте башланды. Аның башында Ильяс хәзрәт Җиһаншин торды. Ул оештыра торган чараларда, инде мәрхүм булган, Габделхак хәзрәт Саматов, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкшин, Вәлиулла хәзрәт Якупов һ.б имамнар да теләп катнаша иде. Ильяс хәзрәт, Роберт хәзрәт Вәлиев, Зөлфәт хәзрәт Мингалиев, танылган галимнәр тырышлыгы белән зираттагы мәһшүр адәмнәр каберлекләре аныкланды. Аларга сары ай куелган тамгалар куелды. Зиратның иске картасы яңартылды һәм аның нигезендә зиярат итү өчен ярдәмче булырлык китапчыклар, брошюралар ясалды. Милләт асылларының кабер ташларын торгызу буенча күп хезмәтләр куелды. Мөхәммәдсадык Галикәев, Шәйхелислам Хәмиди, Габделкаюм Габделбәдыйков, Шаһиәхмәт Иманкулов кебек затларның ташлары төзекләндерелде яисә яңадан куелды.


DSC_6163.jpg


Милли мирасыбыз – иске кабер ташларын, эпитафия үрнәкләрен саклау буенча Ильяс хәзрәт төрле урыннарда чыгыш ясады, матбугат чараларында язды. 2019 елда “Милли тормыш һәм дин” Бөтенрәсәй татар дин әһелләре форумында республика җитәкчелеге алдында чыгыш ясап беренче мәртәбә эпитафия үрнәкләрен саклау урыны – музей оештыру тәкъдиме белән чыкты. Шундый урынның үрнәге, шәһәр администрациясе белән килештерелеп, мәдрәсә ихатасында оештырылды.


1000019671.jpg


Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә остазлары һәм шәкертләре, тормышлары бу уку йорты һәм 10-нчы мәхәлә белән бәйле шәхесләр каберләрен ачыклауны әле дә дәвам итә. Ильяс хәзрәт инкыйлабка кадәрле мәхәллә имамы булган Мөхәммәдгабдулла хәзрәтнең каберен табу өчен эзләнүләр башлаган иде. Тарихи архивлар өйрәнелде, Яңа Татар бистәсендә элек яшәгән мөселманнар белән хәтирәләр алышынды. Алар нәтиҗәсендә Габделкаюм һәм Мөхәммәдгабдулла хәзрәтләрнең туганы Марат әфәнде белән элемтә урнаштырылды. Аның белән мәдрәсәдә очрашу оештырылды һәм зиратта ул туганнан туган абыйсының (Дәү абый диеп әйткәннәр) һәм әбиләренең каберләрен күрсәтеп бирде. Шулай ук ул гаиләсе турында хәтирәләрен җиткерде, нәселләре ядкарьләрен күрсәтте, мәдрәсә музеена Габделкаюм һәм Мөхәммәдгабдулла хәзрәтләр өендә кулланылган 19 гасыр затлы чәй сервисының бер чынаягын бүләк итте.


1000019667.jpg



Марат әфәнде белән Мөхәммәдгабдулла хәзрәтнең кабер ташын төзекләндерергә сүз килешенде. Шулай ук монда qr-код куелган эленмәле мәгълүмати такта куярга да сөйләштек. Билгеле булганча, мәдрәсә әһелләре, мәшһүр затлар каберләре янына qr-код куелган эленмәле мәгълүмати такталар куюны дәвам итәләр. Бу проект мәдрәсә тарафыннан яңа ашырыла башлаган эш. Мондый мәгълүмати такталар, ин шәә Аллаһ, мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин тарафыннан эшләнгән Яңа Татар бистәсе зиратын зиярат итү картасына кергән барлык мәшһүр дин әһелләре һәм татар зыялыларына куелачак.  Әлегә алар 7 дин әһеленә куеды. Май аенда бу такталар Казан шәһәре Яңа Татар бистәсенең 10-нчы җәмигъ мәчете имам-хатыйбы,«Якубия» мәдрәсәсе мөдәррисе, Казан ахуны Габделкаюм хәзрәт Габделбәдиговка һәм Казан шәһәре Яңа Татар бистәсенең 10-нчы җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы, «Якубия» мәдрәсәсе мөдәррисе Шаһиәхмәт хәзрәт Иманколовка куелды. Мәгълүмати такталарны ясауда заманында безнең мәдрәсәне тәмамлаган Рамил хәзрәт Шәйхиев зур булышлык күрсәтте. Макетлауны Роза ханым Мингалиева башкарды.


DSC_6088_1.jpg



Билгеле булганча, Мөхәммәдгабдулла хәзрәт имам итеп, 1907 елда Салихҗан хәзрәт Баруди, татар югары уку йортын оештыруда гаепләнеп, Вологдага сөргенгә җибәрелгәннән, әтисе вафат булганнан соң сайлана. Ул мәчет-мәдрәсә ябылганчы бу вазыйфаны башкара. Ул үз карамагында булган мәдрәсәдә җәдитчелек нигезләрен саклап кала.


c6c9a48e-3bd6-41d0-a4e6-11773d59f97f.jpg


Мәдрәсәдә узган киңәшмәдә, Казан шәһәренең Яңа Татар бистәсе зираты территориясендә каберлекләрдән алынган тарихи эпитафияләргә ревизия үткәрү һәм алар нигезендә лапидарий булдыру мәсьәләләре каралды. Беренче чиратта үтәлергә тиешле чаралар каралды. Киңәшмәдән соң Ильяс хәзрәт кунакларны шәкертләр пешергән корбан ашы белән сыйлады.