Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә әһелләре күренекле имамнар каберләрен ачыклауны дәвам итә

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә остазлары һәм шәкертләре, тормышлары бу уку йорты һәм 10-нчы мәхәлә белән бәйле шәхесләр каберләрен ачыклауны дәмам итә. Берничә ел элек Казан шәһәре Яңа Татар бистәсенең 10-нчы җәмигъ мәчете имам-хатыйбы,«Якубия» мәдрәсәсе мөдәррисе, Казан ахуны Габделкаюм хәзрәт Габделбәдиговка һәм Казан шәһәре Яңа Татар бистәсенең 10-нчы җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы, «Якубия» мәдрәсәсе мөдәррисе Шаһиәхмәт хәзрәт Иманколов каберләре табылып төзекләндерелде. 


1000019667.jpg


Бу эшләрдән соң мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт инкыйлабка кадәрле мәхәллә имамы булган Мөхәммәдгабдулла хәзрәтнең каберен табу өчен эзләнүләр башлады. Тарихи архивлар өйрәнелде, Яңа Татар бистәсендә элек яшәгән мөселманнар белән хәтирәләр алышынды. Алар нәтиҗәсендә Габделкаюм һәм Мөхәммәдгабдулла хәзрәтләрнең туганы Марат әфәнде белән элемтә урнаштырылды. Аның белән мәдрәсәдә очрашу оештырылды һәм зиратта ул туганнан туган абыйсының (Дәү абый диеп әйткәннәр) һәм әбиләренең каберләрен күрсәтеп бирде. Шулай ук ул гаиләсе турында хәтирәләрен җиткерде, нәселләре ядкарьләрен күрсәтте, мәдрәсә музеена Габделкаюм һәм Мөхәммәдгабдулла хәзрәтләр өендә кулланылган 19 гасыр затлы чәй сервисының бер чынаягын бүләк итте.



1000019665.jpg


 

Марат әфәнде белән Мөхәммәдгабдулла хәзрәтнең кабер ташын төзекләндерергә сүз килешенде. Шулай ук монда qr-код куелган эленмәле мәгълүмати такта куярга да сөйләштек. Билгеле булганча, мәдрәсә әһелләре, мәшһүр затлар каберләре янына qr-код куелган эленмәле мәгълүмати такталар куюны дәвам итәләр. Бу проект мәдрәсә тарафыннан яңа ашырыла башлаган эш. Мондый мәгълүмати такталар, ин шәә Аллаһ, мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин тарафыннан эшләнгән Яңа Татар бистәсе зиратын зиярат итү картасына кергән барлык мәшһүр дин әһелләре һәм татар зыялыларына куелачак.  Әлегә алар 7 дин әһеленә куеды. Май аенда бу такталар Казан шәһәре Яңа Татар бистәсенең 10-нчы җәмигъ мәчете имам-хатыйбы,«Якубия» мәдрәсәсе мөдәррисе, Казан ахуны Габделкаюм хәзрәт Габделбәдиговка һәм Казан шәһәре Яңа Татар бистәсенең 10-нчы җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы, «Якубия» мәдрәсәсе мөдәррисе Шаһиәхмәт хәзрәт Иманколовка куелды. Мәгълүмати такталарны ясауда заманында безнең мәдрәсәне тәмамлаган Рамил хәзрәт Шәйхиев зур булышлык күрсәтте. Макетлауны Роза ханым Мингалиева башкарды.


 1000019671.jpg

 

Билгеле булганча, Мөхәммәдгабдулла хәзрәт имам итеп, 1907 елда Салихҗан хәзрәт Баруди, татар югары уку йортын оештыруда гаепләнеп, Вологдага сөргенгә җибәрелгәннән, әтисе вафат булганнан соң сайлана. Ул мәчет-мәдрәсә ябылганчы бу вазыйфаны башкара. Ул үз карамагында булган мәдрәсәдә җәдитчелек нигезләрен саклап кала.


1000019670.jpg