Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсәдә беренче уңыш кыярлары!

Мәдрәсә бакчасыннан шәкертләр өстәленә беренче кыярлар җыеп алынды. Аларны үстерүдә шәкертләр үзләре тырышлык күрсәтә. Алар башта утыртып, хәзер су сибеп, чүбен утап торалар. Индн менә беренче бакча нигъмәтләрен ашарга да вакыт җитте.


8e9db02d-3b1e-484e-aae5-d9633a41f500.jpg


1aa4676e-ae83-494f-acbe-2acb517030f5.jpg


Мәдрәсә ишегалды, бакчасы елдан-ел үзенең умарта оялары, җиләк-җимеш агачлары, чәчәкләре, мул яшелчә, алма, груша, карлыган үскән бакчасы белән килгән кешеләрне сокландырып тора. Җир  буш тормый  – бакча булмаган җирдә күпъеллык үлән чәчелгән. Һәр шәкертнең үзенә бүлеп бирелгән мәйданы бар. Алар анда кыяр, помидор, чөгендер, суган, кишер, борчак, бәрәңге, борыч, чәчәкләр үстерәләр. 


e13e1eb53d255c4b7d73e62afcf8e631.jpg


Мәдрәсә бакчасы - менә дигән эш чыныкмалары алу урыны ул. Яшьләрне хезмәт тәр­бия­сенә өйрәтү мәслихәт, диеп саный мәдрәсә остазлары. Шәкертләр яшьтән үк муллыкны, бәрәкәтне, бөтенлекне, матурлыкны аңларга һәм шушы бөтенлекне үз куллары белән булдырырга өйрәнәләр. Мәдрәсә бакчасы, умарталыгы табигатькә гашыйк, бакчачы, умартачы хезмәтен үз итүче, чын җир кешесен тәрбияләргә ярдәм итә. Монда укучылар умартачы һөнәрлеге дәресләрендә үзләштергән белемнәрен практикада кулланалар, үсемлекләрнең үсеш процессын күзәтәләр, бакчаның чүбен утыйлар, рәт араларын йомшарталар, гомумән бердәм эшләргә өйрәнәләр. Араларында өченче курсны тәмамлаганИдрис Яфисов кебек бу эштә инде остарып җиткән шәкертләр дә бар.  Елдан-ел үсемлекләрнең утырту урынын алыштырып торалар. көздән бакчаны казып куялар.



83392184998703216c753bf942f0af9d.jpg



Иң күңелле вакыт - бакчада уңыш җыю. Өлгергән яшелчәләрне җыйганда шәкертләрнең йөзләреннән шатлык, канәгатьләнү хисе бөркелә. Бакчабызда җәй буе үзебезгә ашарга җитәрлек яшелчә, алма үстерелә. Ә пешекчеләребез җыелган уңышның берсен дә әрәм итмиләр: кабак киптерәләр, яшел үләннәрне катырып куялар, кыяр, помидор тозлыйлар, төрле салатлар ясыйлар, аертылган балны чәй табынына куялар. 


1794a2794b233a3cf9a6da2c524a3141.jpg




Шәкертләр мул уңышны үстерү өчен бик күп көч, тырышлык һәм сабырлык кирәк икәнен аңлыйлар. Мәдрәсә кишәрлегендә эшнең бер максаты уңыш алу булса, ә иң мөһиме - шәкертләребезгә хезмәт тәрбиясе бирү һәм җиргә мәхәббәт тәрбияләү. Эш белеп үскән шәкертләребез, мәдрәсәне тәмамлап, олы тормыш юлына чыккач та сынатмаслар, тормыш, авылда хуҗалык алып бару, мәхәллә тоту авырлыклары алдында югалып калмаслар дип ышанабыз.