Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Бүген мөселман дөньясы олуг Гыйд әл-Адха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтә
Бу олуг бәйрәм уңаеннан Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә иртәдән үк өч көнлек бәйрәм чаралары башланды. Бәйрәм тантанасы безнең мәхәлләдә - Ал мәчеттә дә узды. Гает, иртәнге намаздан соң, мәдрәсәбез шәкертләре тарафыннан Коръән аятьләре укудан башланып китте.
Бәйрәм сөенечен бүлешү, бәйрәм вәгазен тыңлау һәм дин кардәшләр белән бер сафка басып гает намазын уку өчен мәчеткә иң олы остазларыбыз булган Рәхимулла хәзрәт, татар зыялылары, мәхәллә әһелләре килгән иде.
Гает вәгазе алдыннан мәдрәсә мөдире, мәчетебезнең имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт мөселманнарны сәламләп, бәйрәм белән котлады, Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм мөфти хәзрәтләре, дәүләт эшлеклеләре, башка төбәкләрдә имамчылык итүче мәдрәсә шәкертләренең, мәчет-мәдрәсә хәйриячеләренең, хәзерге вакытта хаҗ сәфәрендә булган мәдрәсә әһелләренең котлауларын җиткерде. Ул ил-көнгә тынычлык, барча мөселманнарга да саулык-саләмәтлек, иман ныклыгы, матур бәйрәм тойгылары теләде.
Аннан соң мәдрәсә остазы Мөхәммәд хәзрәт Бикбаев бәйрәм вәгазен укырга кереште. Хәзрәт Корбан гаетен Аллаһыга тугрылыкны исбатлау бәйрәме булганын ассызыклады. Вәгазь тыңлаганнан соң, халык хәзрәткә ияреп бәйрәм намазын укыды, соңыннан гарәп телендә хөтбә укылып тәкъбир әйтелде. Ахырыдан Коръән укылып Рәхимулла хәзрәт дога кылды. Аннан соң мөселманнар күрешү йоласын башкардылар. Ильяс хәзрәт олуг бу бәйрәмебез һәммәбезгә рухи яңару шатлыгы, хезмәт вә яшәү дәрте бирсен, динебездә ныклыкка, милләтебезгә бердәмлеккә рухландырсын, ил-көнгә тынычлык вә иминлек китерсен дип дога кылды.
Гает намазыннан соң, мөселманнар бәйрәм уңаеннан махсус әзерләнгән шулпадан авыз иттеләр, бәйрәм коймагы белән тәмле чәй эчтеләр. Бәйрәм табыны артында үзара фикер алыштылар.
Гает тәмам булгач, мөселманнар корбан чалу гыйбадәтен башкару өчен махсус урыннарга таралыштылар. Корбан бәйрәме өч көн – 16, 17, 18 июнь көннәрендә дәвам итәчәк. Аллаһы Тәгалә, кылган барлык изгелекләрне кабул итсен, башкарган гыйбадәтләребез өчен әҗерен арттырсын, нəфесебезне җиңеп, Раббыбыз риза булырлык гамəллəр кылырга һəм рəхмəтле булган җəннəтлəренə ирешүлəребезне насыйп кылса иде. Әмин!
Гает намазы тәмам булуга берничә сәгать тә узмаган иде, инде мәдрәсәгә корбан ите китерүчеләр дә күренде. Чалган корбаннарыгыз кабул булсын, бәйрәмнәребез мөбарәк булсын мөселман кардәшләр!