Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Ильяс хәзрәт Туфан Миңнуллинның хәйрия фондын оештыручылар белән очрашты

Очрашуны мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин ачты. Фонд президенты Данил Салихов Фонд эшчәнлеге турында халык язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан кыскача сөйләде.


8c3942ee-5ff7-4424-925f-4dfafdd1b225.jpg



Очрашуда Т.Миңнуллинның 2025 елда булачак юбилее кысаларында узачак уртак чаралар турында фикер алыштылар. Казан федераль университетының Татаристика һәм мәдәният белеме кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Резеда Хурматуллина «Т.Миңнуллин иҗатында Исламның чагылышы»темасына төбәкара конференция уздырырга тәкъдим итте. Атказанган мәдәният хезмәткәре Нәфисә Сагбиева булачак чараның тематикасын кино сәнгате әсәрләрен кертү мөмкинлеге белән киңәйтте. Әлеге чараны үткәрү мәсьәләләре конкретлаштырылганнан соң, ике оешма арасында килешүләр имзаланды.


ddab8651-669a-440b-b170-41db01777377.jpg