Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
18 нче "Әтрәч укулары" узды
Тарихи-мәдәни һәм дини чарада Тау ягы районнары, Казан, Ульян имамнары һәм күренекле татар зыялылары катнаштылар. Әтрәчләр тирә-якка үрнәк күрсәтеп, рухи мирасыбызны ничек сакларга икәнен күрсәтеп 18 ел элек бер җитди өлге бирде. Халык төркемнәре быел унсигезенче нәүбәтендә болгар әби-бабаларыбыз зияраты урнашкан Зур Әтрәч авылы янындагы болынлыкка хөрмәт күрсәтү өчен җыелды. Әлеге җыен Туфан ага Миңнуллин һәм авыл тарихчысы, җәмәгать эшлеклесе Мөнир ага Вәлиев башлангычы белән 18 ел элек башланып киткән иде. Шулай ук, беренче көннән бирле, бу эштә безнең мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин да башлап йөрде. Нинди матур мисаллар, эш алымнары күрдек алдагы Әтрәч җыеннарында. Инде тагын да, олы тарихлы, билгеле урында, халкыбыз өчен бик мөһим темаларга сөйләшергә җыелды.
Динебез, милләтебез, рухи мирасыбыз турында эшлекле-мәдәни очрашуны Татарстан Диния нәзарәте, Бөтендөнья Татар конгрессы, Тәтеш районы хакимияте, мөхтәсибәте, авыл җирле үзидарәсе, "Нур" агрофирма оешмасы, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, “Безнең мирас” журналы катнашы белән узды.
Әлеге урын – халкыбызның изге тарихи мирасы ул. Моны җыелган мәртәбәле кунаклар да үз чыгышларында катлап-катлап ассызыклады. Заманында бу урында тимерче, чүлмәк ясау остаханәләре, акча сугу урыннары, зур шәһәр булган. Җир казыган вакытта чүлмәк кисәкләре, борынгы татар тәңкәләре әле дә бик күпләп табыла. Якында гына 12-14 гасырларга нисбәтле изгеләр зираты да бар.
Җыен Коръән укып, ата-бабалар рухына догалар кылып башланды. Укуларда милләтебез, динебез, илебез үсешенә бәйле мөһим мәсәләләргә кагылышлы хәлләргә объектив аңлатмалар бирелде. Җыелган халык хәзрәтләрнең вәгазьләрен һәм зыялыларыбызның чыгышларын зур кызыксыну белән тыңлады.
Ильяс хәзрәт чыгыш ясап, аек акыл, иман белән яшәүче кеше үз телен, тарихын белергә һәм рухи мирасын сакларга, киләчәк буыннарга да тапшырырга тиеш. Үз тарихыбызны һәм мәдәниятебезне белгәндә генә без милләт буларак сакланабыз. Халкыбыз глобализация агымына ияреп китмәсен, алга барсын, алдынгы милләтләрдән булсын дисәк безгә – дин әһелләренә, татар зыялыларына бу эштә эзлекле адымнар ясап, башкаларны рухландырырга, үзебезнең гамәлләр белән мисал күрсәтеп кирәк, - диеп ассызыклады.
Укулар узганнан соң, җыелган халык изге чишмә суында пешерелгән хәләл ризыклардан, сый-нигъмәттән авыз итте. Тулы аш өстәле артында мәгънәле сөйләшүләр дәвам ителде. Аннан соң өйлә намазы укылып, хәерле гамәлләр, ил-көнгә тынычлык теләп дога кылынды.