Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Мәдрәсәдә тантаналы шартларда дипломнар тапшырылды
Дипломнарны тапшыру тантанасы җомга намазы алдыннан узды. Шәкертләр дүрт ел дәвамында уку йортыбызда гыйлем җыйдылар. Алар инде имам, мөәзин, имам ярдәмчесе, мөгаллимнәр булыр эшлиләр. Тантананы башлап җибәргәндә мәдрәсәбез җитәкчесе Ильяс хәзрәт чыгарылыш курсының 12 шәкерте имам, 9 шәкерте мөәзин булып эшләгәнен, быелгы чыгарылыш шәкертләренең әле пандемия вакытында укырга кергәннәре турында ассызыклап китте. Алар илебезнең 11 төбәгеннән килгән. Әлбәттә инде күбесе Татарстан районнарыннан һәм Казан шәһәреннән. Бүген, мөгаллимнәр бертавыштан, аларның курсын соңгы елларда читтән торып укучылар арасында иң тырыш дип тә билгеләп үттеләр. Чәршәмбе көнне алар барысы да диплом эшләрен, мәртәбәле комиссия алдында, уңышлы яклап чыктылар.
Бүген аларны мәдрәсә тәмамлаулары белән тәбрик итәргә Татарстан Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт, уку йортыбызның иганәчеләр шурасы рәисе Вәдүт хаҗи, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит хаҗи, дин әһелләре, мөгаллимнәр, мәхәллә халкы килде. Диплом тапшыру чарасында мәдрәсә остазлары, шәкертләр катнашты.
Танатана чыгарылыш курсының иң яхшы шәкертләренең Коръән укулары белән башланып китте. Ил-көнгә тынычлык, бәхет вә шатлык, халкыбызга сәламәтлек, иман нуры теләп дога кылынды. Ильяс хәзрәт, мәдрәсә хәйриячеләре һәм остазлар чыгыш ясап, бүген диплом алучы шәкертләргә үгет-нәсыйхат бирделәр, халкыбыга хезмәткә чакырдылар. Чыгарылыш шәкертләрен, тырышып укып, имтиханнарны яхшы тапшырып һәм диплом эшләрен уңышлы яклаулары белән мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин тәбрикләде. Ул диплом алучы шәкертләрне котлап мәгърифәт юлларыгыз эзлекле булсын иде диеп теләктә булды. Хәзрәт милли гореф-гадәтләребезне онытмаска, динне һәм милләтне һәрвакыт бергә, бер-берсеннән аермыйча алып баруны сорады. Чыгыш ясаучылар, гыйлем алып кына түгел, аны даими тулыландырып, өммәтебезгә дә таратырга да кирәклекнең зарурлыгы турында әйттеләр. Кешеләрне дингә чакырганда, имамның шәхси үрнәгенең бик зур урын алып торуына басым ясадылар, халыкка якын булуларын, дини һәм милли мирасыбызны яхшылап өйрәнүне теләделәр һәм шәкертләрнең тормышларында күренекле вакыйга белән котладылар.
Дипломнар тапшырыр алдыннан мәдрәсә остазларына да олы бүләкләр тапшырылды. Рөстәм хәзрәткә, Рафаэль хәзрәткә һәм Зөлфәт хәзрәткә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының “Мөхтәрәм остаз” күкрәк билгесе тапшырылды.
Котлаулардан соң, Татарстан Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт 26 шәкерткә урта дини белем алу хакында дипломнар тапшырды һәм аларның барсына да гыйлем алу өстендә һәрдаим эшләргә һәм белгәннәрне башкаларга да өйрәтүнең зарурлыгын җиткерде. Быелгысы елны чыгарылыш курсы шәкертләрен уку йортыбызны тәмамлау белән котлап, Ильяс хәзрәт барсына да башларына чалма кидертеп тәбрикләде. Бу эштә аңа чалма бәйләү остасы мөгаллимебез Тимур хәзрәт булышты.
Тантана ахырында, шәкертләр исеменнән Рушан хәзрәт остазларга, ихлас күңел биреп, тырышып, армый-талмый белем биргәннәре өчен рәхмәтләрен белдерде.