Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Егерменче Кулаткы укулары узды

Ульян өлкәсе Иске Кулаткы җирлегендә “ ГАИЛӘ – ИЛ ТЕРӘГЕ” дигән темага академик Ганеев Эдуард Әнвәр улы исемендәге ХХ Кулаткы укулары үтте. Чара Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, дин әһелләре, татар зыялылары, галимнәр катнашында барды.


10c1771e-efd2-4156-aa8f-1852e8b84354.jpg


Җыенны Ильяс хәзрәт Җиһаншин алып барды. Кулаткы укулары кысаларында мәдрәсәбез мөгаллиме Тимур хәзрәт Ибрагимов чалма чорнау буенча мастер-класс күрсәтте.


f7359e8d-63f8-4035-8c6f-026e0b3bcd09.jpg


Укулар барышында татар милләтенә, аның үсешенә үзенең бик зур көчен, малын, күңелен биргән меценат олуг шәхесебез Эдуард Әнвәр улы Ганеевны искә алдылар. Кереш сүзендә Ильяс хәзрәт: - “Эдуард хаҗи арабыздан мәңгелеккә китеп барса да аның кылган изге гамәлләре, салып калдырган мәчет-мәдрәсәләре, тәрбияләгән шәкертләре, ярдәмчеләре калды. Бүгенге егерменче Кулаткы укуларына җыелдык икән димәк аның эше дәвам итә, аның теләк-хыяллары гамәлгә ашырыла, эшләре дәвам ителә дигән сүз”, - диеп белдерде.


026c0dca-13c4-4032-8ec7-38cf7cfb8a7f.jpg


Чыгыш ясаучылар ул башлаган милли проектларны, шул исәптән, Бөтенроссия татар фольклоры фестивале "Түгәрәк уен", әлеге исемдәге журнал булдыруга һәм башка милли-дини проектларга керткән өлеше хакында аеруча басым ясадылар. Эдуард Әнвәр улы гамәлгә куйган мәчет имамнары чыгышлары да шәхесебез рухын зурлауга юнәлтелгән иде.


5514b7c6-28e4-4fba-b169-8a965f7c231b.jpg


Техник фәннәр докторы, милли җанлы Эдуард Әнвәр улы Ганеев рухы әле дә милләт җанлыларны үз тирәсенә җыя килә дип ассысызыкладылар җыенда катнашучылар.Укуларның пленар утырышында төп докладлар да бик мөһим темаларга яңгырады. Рафик хазрәт Юсупов чыгышының темасы “ Кешеләр арасында этик-әхлакый мөнәсәбәтләр”, Рәүф хәзрәт Хәсәновнең “ Гаиләдә татарча сөйләшү телне саклый” иде. Укулар барышында халык тарафыннан, танылган язучыларыбыз Ләбиб ага Лерон һәм Данил ага Салихов чыгышлары бик яратып кабул ителде.


58984bac-e508-4731-95bd-395df28de376.jpg


“Кулаткы укулары”нда катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде һәм район татар зыялыларына һәм имамнарына Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында мәдрәсәбезнең еш кунагы Сәерхан хаҗи Әхмәров тә бар иде. "Кулаткы укулары" барышында Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Богданова   халкыбыз арасында ислам динен үстерүдә һәм ныгытуда башкарган эшләре өчен Ульяновск өлкә мөселманнары региональ диния нәзарәтенең III дәрәҗә "Әл-ихлас" медале белән бүләкләнде.


99c8f406-0160-42c2-98ab-7eeef429e349.jpg


Әлеге чараны оештыруда кулаткылылар Татарстан җитәкчелегенә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә тирән ихтирамын белдерде. Ульяновск өлкәсенең күренекле ахуннарының, дин эшлеклеләренең тормыш юлларын һәм эшчәнлекләрен өйрәнүдә Татарстан галимнәренең зур таяныч булып торуын җиткерделәр һәм киләчәктә дә бердәм эшчәнлекне дәвам итәргә килештеләр.


1bb32e5f-2d0c-41f6-9ca8-82d0fe03ef23.jpg


Данис Шакировка, Ильяс хәзрәт Җиһаншинга, Ләбиб хаҗи Леронга, Данил ага Салиховка, Рәүф хәзрәт Хәсәновка Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районы халкы, “Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районының җирле татар милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы исеменнән милли мәдәниятне, туган телне, дин һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү эшендә күпьеллык нәтиҗәле эше өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.


ebdf1dfa-e639-49d3-b7e7-0b04ea750305.jpg