Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Шәкертләр Болгарда милли көрәш мәйданчыгында булыштылар

17-19 майда Болгар музей-тыюлыгы территориясендә билбау көрәше буенча халыкара ярышлар узды. Гала-матчның тантаналы чаралары һәм финал көрәшләре «Изге Болгар жыены» кысаларында узды.


photo_2024-05-20_12- (4).jpg


Изге Болгар җыены барышында милли көрәш мәйданчыгында барлыгы 17 илдән спортчылар көч сынашты. Ярышларны уздырырга безнең мәдрәсә шәкертләре дә булышты. Мәдрәсә шәкертләре Изге Болгар җыены кысаларында узган милли көрәш мәйданчыгында хаким ярдәмчеләре вазыйфаларын башкарды. Ярышларны шулай ук мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт, уку йортыбызның мөгаллимнәре һәм иганәчеләре карады.

 

1000014466.jpg

 

Нәтиҗәдә абсолют баш батыр булып Татарстан Республикасы вәкиле, дөнья чемпионы Радик Сәлахов танылды. «Әлеге милли көрәш ярышына чакыруларына бик шатмын. Көрәшү минем өчен — үзе бер шатлык. Көндәшне күптән белә идем, шуңа күрә нык авыр булмады», — дип сөйләде ул журналистларга. Әңгәмәдәш ассызыклавынча, әлеге ярыш —сабантуйдагы көрәшкә яхшы гына әзерлек. «Гомумән, көрәш белән инде 6 яшьтән үк шөгыльләнәм. Төрле чаклар булды. Бүген исә җиңүгә әллә ни өметләнмәдем. Көндәш тә көчле иде. Тик шулай да көрәш келәменә чыкканда җиңәргә омтылыш һәрчак зур ул», — диде ул.


 35_n2308939_big.jpg


Радик Сәлахов — Азия җыелма командасы спортчысы, Әзербайҗан чемпионы, көрәш буенча дөнья вице-чемпионы Турал Азимов белән көрәште. Көрәшне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тамаша кылды һәм баш батырга төп приз — «Lada Grantа» машинасы ачкычын тантаналы төстә тапшырды.


photo_2024-05-20_12- (5).jpg