Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Шәкертләрнең спорт яратуы үрнәк тә, дәгъвәт тә!

Шәкертләребез арасында елдан-ел сәламәтлегенә игътибарын арттыручылар саны ишәя. Спорт белән шөгыльләнү күпләрнең көндәлек режимына да керә.


8158f8a2-47ea-445d-8a7c-a7ae19b21104.jpg


Динебездә спорт белән шөгыльләнү хуплана. Пәйгамбәребез (с.г.в.) спортны яраткан. Йөзү, йөгерү, җәядән ату, атта йөрүне һәркем белергә тиеш, дигән. Шундый хәдис тә бар: «Көчле мөселман Аллаһы Тәгаләгә хәлсез мөселманнан якынрак». Спортның кайбер төрләре белән шөгыльләнү – сөннәт тә.



a32e1e78-7371-4471-9101-ec4383fdea7d.jpg



16 нчы майда өйлә намазыннан соң 1000 метрга йөгерүдә алдынгы урыннарны алган шәкертләрне бүләкләү тантанасы булды. Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм физик тәрбия мөгаллиме Рафаэль хәзрәт Мифтахов тарафыннан дипломнар һәм медальләр тапшырылды. Ильяс хәзрәт, шәкертләрне тәбрикләп, узенең чыгышын сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып–белә, хезмәттән, динебездән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба дип ассызыклады.