Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Иганәчеләр шурасы рәисе Вәдүт хаҗи Республика рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

Бүген Казанда «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы узды. Әлеге форумга илебезнең 77 төбәгеннән 1 меңләп дин әһеле һәм кунак килде. Алар «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган пленар утырышта катнашты.


view_9605259_7172871.jpg


Пленар утырыш мәдрәсәбезнең яшь мөгаллиме, Коръән хафиз Мөхәммәд хәзрәт Бикбаевның Коръән укуы белән башланып китте. Утырышта катнашучыларны Россия Федерациясе хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм илебез Мөфтиләре – Камил хәзрәт Сәмигуллин, Равил хәзрәт Гайнетдин, Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Әлбир хәзрәт Крганов, Нәфыйгулла хәзрәт Аширов һ.б. сәламләде.


22f46d8d-ef5a-4765-983c-3288b23e53a5.jpg


Һәр елдагыча, форум катнашучылары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелды. Көнүзәк мәсьәләләр арасында рухи һәм дини кыйммәтләрне саклау, гаилә институтын ныгыту, махсус хәрби операциядә катнашучы, Оренбург өлкәсендә су басуы нәтиҗәсендә зыян күрүче милләттәшләр һәм дин кардәшләргә ярдәм күрсәтү иде. 


3e183371-541b-4f67-972b-1a65be517d9f.jpg


Пленар утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Миңнеханов Рөстәм Нургали улы чыгыш ясап: – Безнең таянычыбыз – дин әһелләре. Дин аша гына без үзебезне саклап кала алабыз. Без сезнең белән ел саен очрашып, Изге Болгар җирлегенә барабыз. Бу эшләр зур нәтиҗә бирә. Әлеге  эшкә без үзебезнең өлешебезне дә кертәбез. Бездә 20 миллионнан артык мөселман яши. Тәҗрибә уртаклашу мәсьәләсендә форумнар үткәрү, сезнең белән аралашу – илебез өчен бик зур этәргеч. Сезнең хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Бу чыннан да зур хезмәт. Киләчәктә дә шулай бергә эшләргә насыйп булсын! – диде.


DSC_0651_5_1_0.jpg


Васил Шәйхеразыев, чыгыш ясап, үзенең сәламләү сүзендә делегатларга форумга игътибарлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге мәйданчык хәзерге Россиядә ислам дине үсеше һәм мөселман мәхәлләләре эшчәнлегенә бәйле башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алышырга мөмкинлек бирә.


view_9605259_7172883.jpg


Марат Хөснуллин, чыгыш ясаганда, ассызыклап, Россия Президентының күп тапкырлар мөселманнарның милләтара һәм динара диалогны ныгытуга, Россия Федерациясенең бердәмлегенә һәм мәдәни күп төрлелегебезне саклауга керткән бәяләп бетергесез өлешен билгеләп үтте. "Россия мөселманнары ата-бабаларының бай тарихи һәм мәдәни традицияләрен һәрвакыт саклаганнар. Безнең дин әһелләребез һәм укытучыларыбыз үсеп килүче буынга югары әхлакый сыйфатлар, Ватанга мәхәббәт һәм аның файдасына эшләргә әзерлек тәрбиялиләр. Бер үк вакытта ислам төрле илләрдән килгән мөселманнарга Россия җәмгыятендә социализацияләнергә ярдәм итә, аларга рухи таяныч бирә», - диде РФ вице-премьеры.


DSC_0530_1_0_0.jpg


Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар имамнарының казанышлары һәм тәҗрибәсе хакында сөйләде, татар өммәте өчен тирән белгечле кадрлар әзерләү проблемаларын күтәрде һәм төрле өлкәләрдә гыйлем алырга Казанга чакырды. Мисал өчен, ислам финанслары, мөселман нәшриятчелеге кебек өлкәләр Россиядә бүген зур үсеш алды һәм бу үсешне алга таба да тәэмин итәр өчен кадрлар кирәк. Сүзен йомгаклап, Камил хәзрәт Татар дин әһелләре форумының истәлеге итеп һәр делегатка таратылган Коръәннең яңартылган “Казан басмасын” искә алды.


a57e8ab5-8a9e-4289-a770-a2edf111f568.jpg


Пленар утырыш ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәдрәсәбезнең иганәчеләр шурасы рәисе Вәдүт хаҗи Вафин Татарстан Республикасы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Мәдрәсәбез шәкерте, Томск өлкәсенең Стрежевой шәһәре мәхәлләсе рәисе Рамил хәзрәт Исмәгыйлев “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Республика җитәкчесе кулыннан олы бүләкләрне шулай ук заманында мәдрәсәбезне тәмамлап олы вазыйфалар башкаручы Оренбург өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти, “Хөсәения” мәдрәсәсе директоры Әлфит хәзрәт Шәрипов, Түбән Новгород каласы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Гаяз хәзрәт Закиров алды.


view_9605259_7172931.jpg


«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы чаралары 19 майда Болгарда «Изге Болгар җыены»н уздыру белән тәмамланачак. Җыенга килүчеләрне бай программа көтә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте тәүге тапкыр ирле-хатынлы 3 пар арасында хаҗга 3 юллама (һәр юллама 2 шәр кешелек) уйната һәм җәмәгать белән тәүбә кылу чарасы уза –  ул Болгар җыенының төп, кульминацион өлеше булачак.


DSC_0341_1_0.jpg