Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Бүген мәрхүм остазларны искә алдылар һәм иң олы остазны хөрмәтләделәр

Бүген, Шәүвәл аеның 23нче көнендә, Казан шәһәренең Яңа Татар бистәсе зиратында Остазларны искә алу көне билгеләп үтелде. Әлеге чара Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе тарафыннан ел саен 2-нче май көнне үткәрелә. Традициягә кергән әлеге вакыйга уңаеннан быел да иртәдән дин әһелләре, мөгаллимнәр, шәкертләр, татар зыялылары мәрхүмнәр рухына дога кылырга, искә алырга килде. Әлеге чара 1998 елдан башлап ел саен “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән гыйбарә астында үтә.


DSC_6043_1.jpg


26 ел дәвамында Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин шәкертләр белән бергәләп биредә дәфен кылынган йөзләгән хәзрәт вә остазның каберен эзләп тапкан. Зиратта татар халкының олуг галимнәре – Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәтһади Максуди һ.б., шулай ук совет чорында ислам динен саклап киләчәк буынга тапшыруга зур өлеш керткән остазлар – Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Габделхак хәзрәт Саматов, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев, Җәгъфәр хәзрәт Мөбаракшин һ.б. дәфен кылынган. Остазларны искә алу көнен башлап җибәргән елларда биредә Габделхак хәзрәт, Зәкәрия хәзрәт үзләре килеп катнаша торган булган.


DSC_6163.jpg


Бүген остазларны искә алу көнендә Ханты-Манси автаномияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм аның урынбасары Марс Тукаев, Уфадагы “Ихлас” мәчет имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшин, Ульяновск өлкәсе мөфтие урынбасары Рафаэль хәзрәт Нәҗметдинов, ТР Язучылар берлегенең элеккеге рәисе, драматург-язучы Данил Салихов, Тукай премиясе лауреаты, “Безнең Мирас” җурналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, “Җыен” фондның башкарма мөдире Фуат Рафиков, Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, Кукмара районы Мәчкәрә авылы имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов, мөгаллимнәр, шәкертләр, татар зыялылары һ. б. катнашты.


DSC_6083_1.jpg


Быелгы Остазлар көненең төп үзенчәлеге – остазның исеме, әтисенең исеме язылган куар-кодлы табличкалар урнаштырылды. Барлыгы 50ләп табличка әзерләп кую ниятләнә. Килгән кеше зиярәт кылганда табличка янына телефон камерасын якын китереп, шунда ук күренекле шәхесләрнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныша ала. Бүген өйлә намазына кадәр зиратка килүчеләр 12 шундый каберлек янына туктап дога кылды. Төп капкадан кергәч иң беренче булып татар зыялылары Миркасыйм Госманов, Илһам Шакиров, Туфан Миңнуллин, Хәсән Туфан һ.б. шәхесләр рухына дога кылынды. Аннары олуг хәзрәтләр – Казанның соңгы ишаны Гарифулла Гайнуллин, татар дин эшлеклеләре Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан һәм Салихҗан Баруди, атаклы иганәче Мөхәммәдсадыйк Галикәев, совет чорында һәм дини күтәрелеш елларында хезмәт куйган Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Габделхак хәзрәт Саматовның, Ибраһим хәзрәт Зәйнуллинның каберләре зиярәт кылынды. 


DSC_6088_1.jpg


Соңыннан мәдрәсәдә Коръән ашы узды. Шәкертләр тарафыннан Коръән хәтем кылынды һәм аның савабы мәрхүмнәр рухына багышланды.


DSC_6179.jpg


Мәҗлес вакытында Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең иң олы остазын Рәхимулла хәзрәт Яруллинны олыладылар. Аңа бу көнне 85 яшь тулды. Данис Шакиров ошбу олы затның, гореф-гадәтләребезне һәм туган телебезне саклауда, татар мәгариф системасын үстерүдә, илебезнең төрле төбәкләренә милли кадрлар әзерләүгә керткән зур өлешен истә тотып, аңа «Бөтендөнья татар конгрессы» халыкара Берлегенең «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медален тапшырды.


DSC_6205_0.jpg

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Остазларны искә алу көне алдыннан зиратта өмә үткәрелгән иде. Нәзарәт хезмәткәрләре, имамнар, мөгаллимнәр һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре зират территориясенең шактый зур өлешен тәртипкә китерде. Алар каберлекләрне чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агачлардан аралады, аллеяларны себереп җыештырды, кабер ташларын чистартты.


DSC_5749_0.jpg