Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Шәкертләр 1000 метрга йөгереп ярыштылар

Йөгерү аэробика күнегүләре өчен яхшы шарт булып тора, ул организмның чыдамлылыгын арттыра, йөрәк-кан тамырлары системасына уңай тәэсир итә, матдәләр алмашын яхшырта һәм шулай итеп тән авырлыгын контрольдә тотарга ярдәм итә. Йөгерү иммун системасына уңай йогынты ясый һәм тән тиресен яхшырта. Аяк мускулларын ныгыта һәм целлюлит билгеләрен булдырмаска һәм бетерергә ярдәм итә. Шулай ук кешегә эндокрин һәм нерв системаларының ритмик эшләвен билгеләргә мөмкинлек бирә. Йөгерү вакытында кеше, җирнең тарту көчен җиңеп, вертикаль позициягә кереп тора, тамырлардагы кан агымы белән резонанслана һәм элек кулланылмаган капиллярлар активлаша.


2f0b332d-342a-4004-a4cf-1800816a2e85.jpg


   Мәдрәсәбез җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин физик тәрбиягә, сәламәт яшәү рәвешенә, спортка зур игътибар бирә. Аллаһыга шөкер, ай саен төрле спорт ярышлары уза. Шәкертләр үзләренең физик яктан яхшы әзерлекле булуларын күрсәтә.


ff57fb28-8aaa-4c69-84e3-e11e4b84596b.jpg


    Менә 27 нче апрельдә, физик тәрбия мөгаллиме Рафаэль хәзрәт Мифтахов ярдәме белән, мәдрәсә буенча жиңел атлетиканын бер төре - 1000 метрга йөгерү ярышы булып узды. Беренче булып финишка Вильданов Ислам килде, икенче урынны Хадиев Нәфис алды, өченче урынга Юмаев Марат лаек булды.


e960420f-843d-4fe4-851c-e7fe479b7a4b.jpg