Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Мәдрәсә әһелләре Яңа татар бистәсе зиратында өмә оештыруда башлап йөрделәр
Бүген, Шәүвәл аеның 18нче көнендә (27нче апрельдә), Татарстан мөфтияте коллективы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре Казан шәһәренең Яңа татар бистәсе зиратында өмә оештырды. Изге эшкә җыелган җәмәгатьне зират капкасы янында Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин каршы алды һәм зиратта эш тәртибен аңлатты.
Нәзарәт хезмәткәрләре, имамнар, мөгаллимнәр һәм шәкертләр зират территориясенең шактый зур өлешен тәртипкә китерде. Алар каберлекләрне чүп-чардан, кипкән үләннәрдән һәм корыган агачлардан аралады, аллеяларны себереп җыештырды, кабер ташларын чистартты.
Өмә уздыру өчен Яңа татар зираты юкка гына сайланмады. Беренчедән, биредә 2-нче майда 1998 елдан бирле Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә остазлары инициативасы белән традицион башкарылып килүче Остазларны искә алу көне узачак, икенчедән, әлеге зиратта 50-дән артык дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим җирләнгән. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан һәм Салихҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Зәкәрия Минвәлиев, Габделхак Саматов, Әхмәтзәки Сафиуллин бар. Ахырдан биредә җирләнгән дин әһелләренең, күренекле мәгърифәтчеләрнең, остазларның рухларына җәмәгать белән дога кылынды. Коръәнне мәдрәсә остазы Коръән-хафиз Мөхәммәд Бикбаев укыды, Рәүф хәзрәт дога кылды.
Бу көнне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә остазлары һәм шәкертләре, тормышлары бу уку йорты белән бәйле шәхесләр каберләре янына qr-код куелган эленмәле мәгълүмати такталар куйдылар. Бу проект мәдрәсә тарафыннан яңа ашырыла башлаган эш. Мондый мәгълүмати такталар, мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт тарафыннан эшләнгән зиярат итү картасына кергән барлык мәшһүр дин әһелләре һәм татар зыялыларына куелачак.
Бүген бу такталар 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре, җәмәгать эшлеклесе, иганәче, Ш. Мәрҗани шәкерте һәм фикердәше Мөхәммәдсадыйк хаҗи Галикәев, күренекле имам, татар дин белгече-мәгърифәтчесе, Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәте Баш казые Габделхак хәзрәт Саматов, Татар дин белгечләре-мәгърифәтчеләре, Ислам динен кабул итүгə 1000 ел исемендəге Казан югары мөселман мəдрəсəсе мөгаллимнәре, имам-остазлары Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев һәм Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкшиннарга куелды. Ильяс хәзрәт шәкертләргә ошбу затлар турында бәян итте, шәкертләр Коръән укып, дога кылды.