Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә шәкертләре тимераякта 1000 метрга ярыштылар

Тимераякта шуу – кәеф күтәрүнең шәп ысулы гына түгел, менә дигән күнекмә дә! Тимераякта шуу – кәеф күтәрүнең шәп ысулы гына түгел, менә дигән күнекмә дә! Тимераякта шуу бер үк вакытта барлык яшьтәге кешеләр өчен дә ял итү һәм спорт белән шөгыльләнүнең менә дигән ысулы булып тора.


bdc907da-0de6-47f9-97a9-f606263333d5.jpg


Тимераякта шуу хәрәкәт активлыгының уникаль төренә керә, ул бер үк вакытта спорт та, яхшы ял да булып тора. Аның уңай йогынтысын тою өчен түгел-тимераякта шуарга өйрәнү һәм соңыннан даими рәвештә шугалакка йөрү дә җитә. Тимераякта шууның файдасы бик зур: мускуллар системасы, вестибуляр аппарат, сулыш системасы, терәк-хәрәкәт аппараты ныгый, саф һавада шөгыльләнү организмны да чыныктыра.


d9795dfd-6c03-485a-ac4c-dfd5a40de453.jpg


Бу көнне кайбер укучылар бозга озак вакыттан соң беренче тапкыр чыкты, аларга тимераякта беренче адымнарын ясарга тәҗрибәле остаз Рафаиль хәзрәт ярдәм күрсәтте. 


47fc19c2-9a1a-4fa3-b510-cce071af8360.jpg


 

Беренче урынны Суворов Габделбәр алды. Икенче урында Сәхипов Фәрхәт. Өченче булып Портузенков Салих килде.


7b3edcbf-1c18-4352-86f8-007c96a656e7.jpg