Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Коръән ашы милләт зыялыларын берләштерде
Күркәм мәҗлесне Татарстаннның атказанган һәм халык артисты, Ал мәчет мәхәлләсе әгъзасы Илсаф оештырды. Аш табынына җыелып, Коръән укып мәрхүмнәр рухына дога кылу, матур әңгәмә кору – ягъни сый-хөрмәт күрсәтеп халыкны Коръән ашына җыю – халкыбызның канына сеңгән күркәм гадәте.
Мәҗлестә танылган дин әһелләре, фән һәм җәмгыять эшлеклеләре, җырчылар һәм сәнгать әhелләре, язучылар, төрле даирә җитәкчеләре, мәдрәсә мөгаллимнәре, шәкертләр катнашты.
Җыелган зыялылар бергәләп мәдрәсә музее, китапханәсе, иске китаплар өйрәнү залы белән таныштылар, гыйбадәт кылдылар. Җыелган җәмәгатькә Рөстәм хәзрәт Ясәвиев вәгазь укыды, үгет-нәсыйхат бирде.
Аннан соң матур табын артында милли мәсәләләр, рухи тәрбия турында фикер алыштылар. Чыгыш ясаучылар авыл мәхәлләләре тарихы белән кызыксынырга, тарихи эзләнүләр алып барырга, милләт юлында ару-талуны белмичә хезмәт итәргә чакырдылар һәм күп еллар дәвамында дин ярдәмендә милләтебезнең сакланып калуына басым ясадылар. Мәҗлес барышында Җәвит Шакировның икенче шигырьләр китабы тәкъдим ителде. Бу китап мәдрәсә музеена бүләк ителде. Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт соравы буенча, автор китапка истәлекле язулар төшерде. Шулай ук Җәвит туганыбыз, 80 елларда безнең мәдрәсә бинасы тулай торак булып хезмәт иткәндә, монда бер ара торганын да бәян итте.
Ильяс хәзрәт Җиһаншин килгән кунакларга үзенең ихлас рәхмәтен җиткерде, бу мәҗлесне дин эшлеклеләре белән милли зыялыларыбызның бергә җыелу урыны дип атады. Киләчәктә дә күренекле затларыбызның коръән укылган мәҗлес түрләрендә булуын теләде.
Мәҗлес Коръән укып дога кылу белән тәмам булды.