Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Балтач бүлеге шәкертләре Казанда булып киттеләр
Балтач бүлегенең җитәкчесе Рамил хәзрәт Бикбаев тәүге чыгарылыш сыйныф шәкертләре белән Казанга килде. Шәкертләр Казан мәчетләре, мәдрәсәбезнең уку укыту эшчәнлеге белән таныштылар.
Килгән шәкертләрне, остазларны мәдрәсәнең мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин каршы алды ёщм аларга уку йортының яшәеше турында сөйләде. Көндезге бүлектә укучы шәкертләр белән таныштырды. Шәкертләр Ильяс хәзрәт һәм мөгаллимнәр белән фикер алыштылар. Алар шулай ук мәдрәсә тарихы белән якыннан таныша алдылар. Барысына да мәдрәсә музее, китапханәсе ошады.
Мәдрәсә музеенда, умартачылык сыйныфында, китапханәдә булганнан соң, килгән шәкетләребезне биредә укучы шәкертләребез тәмле аш, кунак плауы белән сыйладылар.
Сәфәрләре ахырында Балтач шәкертләре Яңа Татар бистәсе зиратында булып, андагы остазлар, галимнәр, хәйриячеләр һәм имамнар каберләрен зиярәт иттеләр һәм дога кылдылар.