Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Мәдрәсә шәкертләре данлыклы Мәчкәрә авылында булдылар

Әлеге чара Татарстанның Кукмара мөхтәсибәте тарафыннан үткәрелә. Фәнни җыен эшендә катнашу өчен күпләгән дин әһелләре, күренекле галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, милли мирас, мәдәният, татар дин гыйлеме фикере үсеше белән кызыксынучы шәхесләр, каләм ияләре, шәкертләр чакырулы иде.

 

 3cc0e810-0f1f-49f4-9128-a2431a45a399.jpg


Конференция биш төрле секциягә бүленеп үтте. Мәдрәсә шәкертләре конференциядә катнашып кына калмыйча татар әдипләре шигырьләрен, хикәяләрен укып чыгыш та ясады. Шулай ук катнашучылар алдында мәдрәсәнең Балтач бүлеге җитәкчесе Рамиль хәзрәт Бикбаев тә чыгыш ясады.



05b36393-f054-40b1-9d32-f8d7e106f6f3.jpg

 

 

Мәчкәрә укулары Кукмара районының данлыклы Мәчкәрә авылында уза. Революциягә кадәр ул Россиядә иң зур мөселман мәгарифе учакларының берсе булган. Мәчкәрә тарихы 1678 елдан ук билгеле. 1791-1793 елларда биредә 1 гильдия сәүдәгәре Габдулла Үтәмешов акчасына таш мәчет салына. Бүген ул Екатерина II указыннан соң салынган Татарстанда иң борынгы таш мәчетләр санына кертелә. 2022нче елның 18нче мартында мәдәни мирас объекты булып саналган Беренче Җәмигъ мәчеттә рәсми рәвештә реставрация эшләренә старт бирелде. Мәчкәрә мәчете безнең көннәргә кадәр кулдан язылган бизәкләре белән сакланып калган, татар мәдәнияте архитектурасына караган уникаль һәйкәл булып тора. Мәчкәрә мәчетенең мәдрәсәсе дә була. Анда шәкертләрне атаклы дин әһелләре укыткан: Габденнасыйр Курсави, Багаветдин Мәрҗани (Ш.Мәрҗанинең әтисе), Хәйрулла Госманов (“Госмания” мәдрәсәсенә нигез салучы) һ.б.


886e1b31-c5a8-4f21-b0dc-21f163861a6e.jpg

 

Мәчкәрәнең иске зираты да игътибарга лаек, ул күп күренекле шәхесләрнең соңгы сыену урыны да булып тора. Бүгенге көндә Мәчкәрә авылы зиратында 33 ташъязма истәлек саклана. Татар тарихында мәгърифәт үзәге буларак абруйлы урын тоткан авылны саклау һәм зираттагы ташларны карап тору буенча Кукмара мөхтәсибәтенең Аксакаллар шурасы рәисе, Мәчкәрә авылы имамы Мөнир хәзрәт Йосыпов зур хезмәт башкара. Кукмара музее директоры Ләбүдә Дәүләтшинаның да милли мирасны өйрәнүдә, фәнни җыентык итеп бастыруда эшләгән эшләре бәяләп бетергесез зур. Борынгы ташларда Мәчкәрә авылына нигез салган Ишмән картның дәвамчылары Үтәмешевлар нәселе (Габдулла Габдессәлам улы, Муса Габдулла улы, Мостафа Муса улы, Исхак Муса улы, Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы һ.б., аларның хәләл җефетләре, балалары), тарих һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрендә телгә алынган мөдәррисләр, мәшһүр затларга (Габдулла Яхъя улы Чиртуши, Мөхлисулла Максуд улы Каргалый) бәйле мәгълүмат теркәлгән.


2a559101-1222-4989-a5fb-f52fdcc19859.jpg

 

Шул рәвешле, ел саен Мәчкәрә укуларын уздыру татар рухи мирасын өйрәнүгә һәм саклауга бер өлеш кертә, аның тирәсендә бөтен илдән төрле дин әһелләрен, галимнәрен, җәмәгать эшлеклеләрен, тарихчыларны җыя.


6c999b85-1dec-4776-b630-dec067995e74.jpg

 

Мәчкәрәдә узучы конференция үзенең бай эчтәлекле программасы белән аерылып торды. Кунаклар өчен төбәкнең үзенчәлекләре һәм ташъязма мәдәни мирасы белән таныштыру чаралары, экскурсияләр оештырылды: катнашучыларга бай тарихи дини мираска ия булган Мәчкәрә авылының иске зиратында сакланучы кабер ташларын, төзекләндерү эшләре башланган Мәчкәрә авылының борынгы Беренче Җәмигъ мәчетен күрсәттеләр, Мәчкәрә мәктәп-интернаты музее эшчәнлеге белән таныштырдылар, җирле халык, кул эшләре осталары, имамнар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән аралашулар булды.