Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Фәнни-дини конференциядә Совет чорында эшләгән остазларны искә алдылар
Бүген, Җөмәдәл-әүвәл аеның 1 нче көнендә (15 ноябрь), Казанда «СССРда Ислам мәгарифе һәм мәгърифәтчелек» IX Гомумроссия фәнни-дини конференциясе узды. Конференция эшендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.
Конференцияне Татарстан Республикасының Изге Коръән һәм Пакъ Сөннәт тикшеренүләре үзәге Татарстан Республикасы мөселманнары Диния идарәсе белән берлектә «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чаралары планын гамәлгә ашыру кысаларында оештырды. Советлар Берлегендә мөселман мәгарифе белән бәйле мәсьәләләр каралган җыенда Казан, Мәскәү, Махачкала, Дербент, Грозный, Екатеринбургтан дин әһелләре һәм дөньяви белгечләр катнашты.
Татарстан Мөфтие үз чыгышын Пәйгамбәребезнең ﷺ “Шундый көн килер, дин тоту утлы күмер тоту шикелле булыр, тотсаң – пешерер, ташласаң – сүнәр” дигән хәдисеннән башлап җибәрде. “Совет заманында мөгаллимнәр һәм шәкертләр әнә шундый шартларда гыйлем алган һәм тараткан. Дин тыелган заманда салкын машиналарда, юеш подвалларда качып дин дәресләре биргән алар, атеизмнан да, коммунистик идеологиядән дә курыкмыйча, динсез халыкны иман юлына чакырган. Бүген дин өлкәсендә хезмәт итүче иң абруйлы татар хәзрәтләре арасында шул чор шәкертләре бар. Аларның остазлары исә - Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәдзәки хәзрәт Сәфиуллин, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев,Гарифулла ишан Гайфуллин кебек фидакарь шәхесләр. Алардан белем алган дин кардәшлеребез чын мәгънәсендә Аллаһтан бирелгән зур бәхеткә ия булган. Совет чорының башында эшләгән Галимҗан хәзрәт Баруди, Риза Фәхретдин, Габдрахман хәзрәт Рәсүлев кебек олпат остазлар турында әйтәсе дә юк инде! Совет чоры остазларының гыйльми һәм дини мирасын өйрәнү һәм хезмәтләрен халыкка җиткерү өчен, Нәзарәт ел саен фәнни укулар уздыра, Казанның Яңа татар бистәсе зиратында өмәләр оештыра һәм зыялыларны Остазларны искә алу көненә җыя, китапларын бастыра...” – дип белдерде Камил хәзрәт.
Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, озак вакыт СССРның исламга һәм Ислам мәгариф системасына карата сәясәте тарихның бик аз өйрәнелгән өлкәсе булып кала. “Моны өйрәнү мөһим, чөнки ХХ гасырда Россиядә дәүләт һәм ислам арасындагы мөнәсәбәтләренең барлык төп аспектлары хәзерге заман мөселманнары һәм Россия дәүләте мөнәсәбәтләренең характерына һәм үсеш векторларына принципиаль йогынты ясый", - диде Мөфти, бүгенге көндә карала торган теманың фәнни яктан гына түгел, гамәли яктан да кызыксыну уятуын билгеләп үтеп.
“Совет дәвере Россиядә ислам мәгърифәте үсешенә бик зур зыян сала. Система төрле дәрәҗәдә таркаулыкта була: репрессияләрдән һәм тулысынча юк ителүдән алып илнең бөтен территориясенә 1-2 мәдрәсә булдыруга кадәр барып җитәләр. Безнең өчен мөселман дин әһелләренең эшчәнлеге бик кадерле, алар, шартлар нинди булуга карамастан, дини традицияләрне саклап кала, белем ала һәм аны тарата, шәкертләр тәрбияли алды. Әмма татар дини фикере мисалында (аның инкыйлабка кадәрге аерым казанышларын исәпкә алып) СССР елларында рухи мирасның шулкадәр күп югалтылганлыгын аңлыйсың: хәзерге татар җәмгыяте вәкилләре борынгы хезмәтләрне укый да алмый, еш кына бу хакта мәгълүматлары да юк. Бүген бездә булган барлык белемнәр һәм борынгы китаплар совет чоры хәзрәтләре тырышлыгы белән сакланып калган», - диде Камил хәзрәт.
Татарстан Мөфтие Фәләстыйн-Израиль конфликты темасын да читләтеп үтмәде. "Мондый чакта бөтен дөнья мөселманнары бердәм булырга тиеш, ләкин без, кызганычка каршы, киресен күрәбез. Без сезнең белән бу хәлгә берничек тә тәэсир итә алмыйбыз, әмма без Фәләстыйн халкына, аны азат итү һәм дошманны җиңү өчен дога кылырга тиешбез. Аллаһ мөселманнарга ярдәм бирсен һәм аларны һәртөрле җәберләүләрдән сакласын», - диде Камил хәзрәт. Ул җыенда катнашучыларны файдалы эшләр белән шөгыльләнергә һәм фәләстыйнлеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә чакырды. Билгеле булганча, Мөфти кичә Фәләстыйннән килеп, Казанда белем алучы студентлар белән очрашты.
Татарстан Республикасының Изге Коръән һәм Пакъ Сөннәт тикшеренүләре үзәге директоры Фәрит хәзрәт Сәлмән үзенең чыгышында мәгариф һәм мәгърифәтчелекнең исламның нигезе булуын ассызыклады. Ул бөтен дәвердә дә мөселман дин галимнәре, галим-голәмә һәм хатын-кызлар, остазларның ачыктан-ачык һәм яшерен рәвештә мөселманнарга хакыйкатьне җиткерүләрен, алган белемнәрен белемнәрен үзләреннән соң килүчеләргә тапшырган”, - диде ул.
Конференциядә катнашучыларны шулай ук ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Хашимова; ТР Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе баш киңәшчесе Әскәр Гатин; «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме координаторы урынбасары, Ислам дөньясы белән стратегик диалог һәм партнерлык фонды башкарма директоры, БИАдагы Динара диалог үзәге башлыгы Эльмира Садыйкова; Ислам динен кабул итүгә 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин һ. б. чыгыш ясады.
Аерым алганда, Әскәр Гатин совет чоры дин әһелләре һәм дин галимнәре белән аудиоязмаларны, аларның архивларын һәм иҗат иткән хезмәтләрен җыю буенча эшне системалаштырырга чакырды. Ильяс хәзрәт Җиһаншин, үз чиратында, катлаулы шартларда мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән шөгыльләнгән Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәдзәки хәзрәт Сәфиуллин, Зәкәрия хәзрәт Минвәлиев Габделхак хәзрәт Каюмов, Габделхак хәзрәт Садыйков, Җәгъфәр хәзрәт Мөбаракшин кебек остазлары турында истәлекләре белән уртаклашты, мәдрәсә каршындагы совет заманы мөселман җәмгыяте тормышын яктырткан материаллар тупланган музейга чакырды. Фәрит хәзрәт Сәлмән уку йортыбызның мөдирен чыгышы алдыннан кунакларга тәкъдим иткәндә, мәдрәсәнең күпкырлы рухи вә дини тәрбия эшләрен ассызлыклап китте.
Конференциядә катнашучылар шулай ук совет чорында Ислам мәгарифендә эз калдырган дин галимнәре һәм мөгаллимнәр регистрын булдыру турында фикерен белдерде.