Приемная комиссия: (843) 278-31-96
г. Казань, ул. М.Гафури, 67.

Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама

Ильяс хәзрәт Болгар Ислам академиясендә узган мәртәбәле киңәшмәдә катнашты

8 ноябрьдә Болгар Ислам академиясендә эшче төркем тарафыннан эшләнгән Болгар фәнни-белем бирү кластеры концепциясен гамәлгә ашыруның беренче чираттагы проектларын тикшерүгә багышланган эшче киңәшмә узды.


1b3a8789-1-scaled.jpg


Исегезгә төшерәбез, эшче төркем координаторы вазифалары академиянең мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Рөстәм Гыйльметдиновка, ә фәнни җитәкчелек – Ислам мәгарифе буенча Совет директоры Рәфыйк Мөхәммәтшинга йөкләнде.


1b3a8663-1-scaled.jpg



Киңәшмәдә Россия Федерациясе Президентының эчке сәясәт идарәсе баш киңәшчесе, Академиянең Попечительләр советының җаваплы секретаре Абдул-Хәким Солтыгов, Татарстан Республикасы Раиса департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Аскар Гатин, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов, СИО директоры, Россия ислам институты ректоры һәм Казан ислам университеты җитәкчесе Рафикъ Мөхәммәтшин. Шулай ук эшлекле киңәшмәдә РИИның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Рафис Закиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 еллыгы исемендәге Казан мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Ризаэддин Фәхреддин ис. мәдрәсә җитәкчесе урынбасары Гөлфирә Мартынычева, шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе вәкилләре: ислам белеме тикшеренүләре үзәге директоры Ринат Патеев һәм И. Ш.Мәрҗани институтының фән эшләре буенча директор урынбасары Марат Гыйбатдинов катнашты. Киңәшмәдә хөрмәтле кунак сыйфатында Луганск Халык Республикасы мөфтие Мөхәммәт Исмәгыйль хәзрәт Гамбаров катнашты.


Утырыш барышында Россия Федерациясе Президентының эчке сәясәт идарәсе баш киңәшчесе, Академиянең Попечительләр советының җаваплы секретаре Абдул-Хәким Солтыгов, эшче төркем тәкъдим иткән проектларны анализлап, аларны тиешенчә рәсмиләштерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул Ислам вузларында һәм мәдрәсәләрендә фәнни-тикшеренү компетенцияләрен формалаштыру буенча гомумроссия фәнни-методик семинар-практикумының аерым әһәмиятен ассызыклады. Абдул-Хәким Солтыгов мондый семинарны ярты елга бер тапкыр уздыруны, шулай ук бу чараны Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фондына бирү өчен эшче төркем проектлары исемлегенә кертергә тәкъдим итте.



99b0f251-408b-497c-b8f0-f82967930809.jpg


Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук Болгар Ислам академиясенең уку-укыту базасы белән таныштылар.