Казанское Высшее Мусульманское Медресе имени 1000-летия принятия Ислама
Мәдрәсә шәкертләре арасында Коръән уку бәйгесе узды
Шәкертләргә бәйге алдыннан Ильяс хәзрәт нәсыйхәт бирде. Мәдрәсә мөдире: - һәрбер хак мөселман, Аллаһының Изге китабы булган Коръәни-Кәримне уку һәм яттан өйрәнүне дәрәҗә саный, шуңа омтылып яши. Шөкер, бүген бу изге эшкә өйрәтү өчен тулы мөмкинлекләр бар. Без бүген сезнең белемегезны сынап карыйбыз, диеп ассызыклады.
Бәйгедә олы кунак булып уку йортыбызның беренче мөдире Габделхак Саматов улы, Ханты-Мансийск автоном төбәк мөфтие ТаҺир хәзрәт Саматов катнашты. Ул мәдрәсәдә уку шартлары белән танышты, музейны һәм китапханәне карады. Мәдрәсәдә саклана торган кайбер тарихи ядъкәрләрне карап, шәрәфле кунаклар китабында язма да калдырды.
Бәйгедән алдыннан шәкертләр остазлардан үгет-нәсыйхәт алдылар. Габдерәшит хәзрәт, дин әһеленең матур итеп Коръән уку белүе бик мөһим, ул матур һәм чын күңелдән, ихластан укып әдамнәрнең күңелен йомшарта ала, дингә өнди, кешенең Аллаһыга буйсынуын һәм Аңа мохтаҗ булуын күрсәтә, диеп шәкертләрне вәгазләде.
Бәйгедә шәкертләрне, Коръән-хафизлар әзерләү мәркәзе җитәкчесе, ислам фәннәре докторы Габдерәшит хәзрәт Фәизов, мәдрәсә мөгаллимнәре Равил хәзрәт, Аяз хәзрәт, Ильдар хәзрәт, Хәйдәр хәзрәт, Ибраһим хәзрәт, Мөхәммәд хәзрәт кебек күренекле остазлар тыңлап бәя бирде.
Бәйгедә катнашучылар төрле әзерлектә иде. аларны остазоар игътибар белән тыңлады. Шәкертләрдән иң яхшы укучылар сайлап алынды һәм аларга бүләкләр тапшырылды. Инде алар, башка мәдрәсә шәкертләре белән зурырак - республика бәйгесендә ярышачаклар.
Ильяс хәзрәт, Коръәни-Кәримне балачактан өйрәнүгә күңелен салган бүгенге шәкертләр арасында киләчәктә укуларын Коръән өйрәнү үзәкләрендә, зурырак дини уку йортларында дәвам итүчеләр, дин гыйлемен тирәнтен өйрәнеп, җирлегебезгә олы гыйлемле имамнар, зур остазлар булып әйләнеп кайтучылар да булыр, ә алар безгә бик тә кирәк диеп фикерен үтемле итеп җиткерде.
Бәйге алдыннан шәкертләр, мөгаллимнәр мәдрәсә остазы Зөлфәт хәзрәт Мингалиевны 60 яшьлек юбилее белән котлады. Ильяс хәзрәт, иң изге теләкләрен җиткереп, мөгаллимнең башына затлы татар түбәтәе кидерде, Тәбрикнамә һәм бүләкләр тапшырды. Ханты-Мансийск автоном төбәк мөфтие ТаҺир хәзрәт Саматов Зөлфәт хәзрәткә олы бүләк – “Идел Болгарстанының Ислам динен кабул итүгә 1100 еллыгы” медален тапшырды. Остаз-юбиляр рәхмәтләрен әйтеп, шәкертләрне армый-талмый гыйлем алырга, халыкка риясыз хезмәткә чакырды.